Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Рифкать Абдуллаев бозлы сулы коега төшкән этне коткарган

Ирекле авылында яшәүче "Азнакай" агрофирмасының механизаторы Рифкать Абдуллаевны авылда белмәгән кеше юк. Ул Сәбилә апа Әхмәтшинаның бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле этен шушы гыйнвар суыкларында бозлы сулы коедан коткарган. Рифкать үзе дә ялгыш коега төшеп китеп, көч-хәл белән бозлы судан чыккан. - 10 гыйнвар иде. Керләр юдым да, шуларны чайкарга...

Ирекле авылында яшәүче "Азнакай" агрофирмасының механизаторы Рифкать Абдуллаевны авылда белмәгән кеше юк.

Ул Сәбилә апа Әхмәтшинаның бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле этен шушы гыйнвар суыкларында бозлы сулы коедан коткарган.

Рифкать үзе дә ялгыш коега төшеп китеп, көч-хәл белән бозлы судан чыккан.


- 10 гыйнвар иде. Керләр юдым да, шуларны чайкарга ишегалдына, коега чыктым. Бераз йөреп килсен әле дип, этне бәйдән ычкындырдым. Бераздан, кое өстен ябып тормыйча, бер өлеш керләрне эләргә булдым. Шул арада сикереп-уйнаклап йөргән Малышның суга төшеп киткәнен абайламый да калдым.

Аның өргәнен ишеткәч, йөгереп килдем. Карасам, бичарам суда тиз-тиз йөзә, үзе "коткар мине" дигәндәй, миңа карап берөзлексез өрә иде. Берни эшли алмыйча, катып калдым. Үзем кызгандым, үзем ни эшләргә дә белмәдем. Шуннан соң авылдашыбыз Рифкатькә шалтыраттым. Бәхеткә, ул тиз килеп җитте. Тегеләй-болай да итеп этне муенчагыннан эләктермәкче булды - тик барып чыкмады.

Шулай азапланган арада Рифкатьнең аягы таеп китеп, башы белән ул да бозлы сулы коега чумды. Төптән ничек әйләнеп чыккандыр ул, белмим. Хафалануымны күреп, ахры, күрше Тәзкирә апа кереп җитте. Инде икәүләшеп кое тирәсендә ни эшләргә белмичә әйләнеп йөри башладык.

Шөкер, ярты сәгатьләп вакыттан соң, Рифкать үзе җаен табып, кое кырыйларына баса-баса, этне дә култыгына кыстырып, җир өстенә чыга алды, - дип яза Сәбилә апа.


Ирекле батырының сәламәтлеге турында борчылып авторның үзенә шалтыраттык. Бу вакыйганың нәрсә белән тәмамлануын "Маяк" газетасының киләсе саннарының берсендә укыгыз.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Рифкать Абдуллаев бозлы сулы коега төшкән этне коткарган