Азнакайда Рифкать Абдуллаев бозлы сулы коега төшкән этне коткарган
Ирекле авылында яшәүче "Азнакай" агрофирмасының механизаторы Рифкать Абдуллаевны авылда белмәгән кеше юк.
Ул Сәбилә апа Әхмәтшинаның бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле этен шушы гыйнвар суыкларында бозлы сулы коедан коткарган.
Рифкать үзе дә ялгыш коега төшеп китеп, көч-хәл белән бозлы судан чыккан.
- 10 гыйнвар иде. Керләр юдым да, шуларны чайкарга...