Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Президент программасы буенча яңа балалар бакчасы ачылачак

Рәхәт хәзер, балалар бакчасына электрон чиратка басасың да, миннән узып берәрсе керер дип борчыласы юк, сабыең үскән саен, чиратың якынлаша бара. Ә соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә кытлык сизелеп кими, чөнки республикабызда «Балалар бакчалары төзелеше» дигән Президент программасы эшли. Гомумән, җөмһүриятебездә социаль юнәлештә шундый 30 программа тормышка ашырыла һәм балалар...

Рәхәт хәзер, балалар бакчасына электрон чиратка басасың да, миннән узып берәрсе керер дип борчыласы юк, сабыең үскән саен, чиратың якынлаша бара. Ә соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә кытлык сизелеп кими, чөнки республикабызда «Балалар бакчалары төзелеше» дигән Президент программасы эшли.
Гомумән, җөмһүриятебездә социаль юнәлештә шундый 30 программа тормышка ашырыла һәм балалар бакчалары төзелешенә кагылганы - шуларның берсе. Әле 6 июльдә генә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда нәкъ шушы программа буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачты. Соңгы 5 елда Татарстанда республика бюджеты хисабыннан, шул исәптән ремонттан соң, 200 дән артык мәктәпкәчә учреждение нәни хуҗаларын кабул итте, шуларның 118е - өр-яңа.
Ерак китәсе түгел, үзебезнең районда да 2010-2015 еллар эчендә җирле бюджет хисабыннан Буралы, Таллы Бүләк, Бүләк авылларында балалар бакчалары ишекләрен ачты, шәһәрдә «Айсылу» балалар бакчасы базасында 130 урынлык дүрт өстәмә төркем булдырылды.
- Президент программасы буенча Азнакайның көнчыгыш микрорайонында 2013 елда 140 урынга исәпләнгән яңа типтагы балалар бакчасы һәм 2014 елда мәктәп файдалануга тапшырылды. Әлеге комплексны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 168 млн сум акча бирелде. Быел исә Яңа Юл микрорайонында ике төркемгә, ягъни 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Ул республика бюджетына 30 млн сумга төшә. Яңа бакчаны сентябрьдә ачарга ниятлибез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Район һәр эштә нефтьчеләрнең дә ярдәмен тоя. Мәсәлән, узган ел «Татнефть» җәмгыяте шәһәребездәге 6 балалар бакчасын ремонтлауга 10 млн сумнан артык акча тотты.
Мәгариф идарәсе белгече Рада Кузьмина белдерүенчә, 57 мәктәпкәчә учреждениедә 4071 бала тәрбияләнә. 2015 елның 1 июненә булган мәгълүматларга караганда, 1260 бала электрон чиратта тора. Шуларның 582 се - яшь ярымга кадәрлеләр. 1 сентябрьгә 680 бала бакчалы булыр дип көтелә.
- Ике балам да 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасына йөри, үзем дә биредә тәрбияче булып эшлим. Ата-аналар да, балалар да куанып бетә алмый. Бу микрорайонда бик күп йортлар төзелә һәм нигездә анда яшь гаиләләр яши. Янәшәдә генә бакча һәм мәктәп булу - зур бәхет ул. Яңа яңа инде, бар да заманча. Балалар җәй буе бассейнда коеналар, физкультура залларыбыз искиткеч. Быел тагын яңа тренажерлар кайтты. Хезмәткәрләр өчен дә шартлар яхшы. Балаларны шулай кайгырткан өчен республикабыз, районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт, - ди Гүзәл Миңнеханова.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Президент программасы буенча яңа балалар бакчасы ачылачак