Азнакайда “Пар канатлар” клубы ялгызларны кавыштыра
Бар ул син эзләгән кеше, бәлки яныңда гына... "Ак калфак"ның район оешмасы каршында оешкан "Пар канатлар" клубы эш-мәшәкатьле дә, ял итү чоры да булган җәйдән соң эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрә. Кызыклы очрашулар, шигърият, җыр-биюле кичәләр, белгечләр киңәш биргән әңгәмәләр тулы һәм тагын бик күп кызыклы чаралардан торган клубның ишекләре һәркемгә...
Бар ул син эзләгән кеше, бәлки яныңда гына...
"Ак калфак"ның район оешмасы каршында оешкан "Пар канатлар" клубы эш-мәшәкатьле дә, ял итү чоры да булган җәйдән соң эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрә. Кызыклы очрашулар, шигърият, җыр-биюле кичәләр, белгечләр киңәш биргән әңгәмәләр тулы һәм тагын бик күп кызыклы чаралардан торган клубның ишекләре һәркемгә ачык, теләгегез генә булсын.
Сез һаман да ялгызмы? Тоташ яңгырлы салкын көзнең озын кичләре эчегезне пошырамы? Җаныгызга урын тапмыйсызмы? Аралашасы, сине тыңлый, аңлый белгән кешегә эч серләрен бушатасы киләме? Шулай икән, димәк, туп-туры юл безгә - «Пар канатлар» клубына!
Яшьме ул, картмы - һәр кешенең тормышы үзе бер китап язмалы. Төрле каналлардан барган тормыш сериалларын карап утыру бәлки беркадәр сезнең күңел бушлыгын тутыра да торгандыр, әмма алар берничек тә бер-берең белән аралашу, күзгә-күз карап сөйләшүне алыштыра алмый.
Сезгә пар булып, тормыш сукмагыннан бергә атлап китәр кеше бәлки якында, үзеңнең янәшәңдә генә йөридер, син аны очрата гына алмыйсыңдыр. Шуңа да сезне яңа очрашуларга, күрешүләргә, өмет тулы алдагы көннәрне бергә каршыларга чакырабыз. Безнең клубта компьютер серләренә дә өйрәнергә, аш-су әзерләү серләренә дә төшенергә мөмкин булачак.
Бәлки әле башка тәкъдимнәрегезне дә җиткерерсез. Ә инде җитди мөнәсәбәтләр урнаштырырга, гаилә корырга теләгәннәр өчен ЗАГС бүлегендә районыбызда яшәүче ялгызлар турында мәгълүматлар да бар. Һич кыенсынмыйча, барырга, кызыксынырга гына кирәк. Әйдәгез, аралашып яшик, тормышыбызны тагын да күңеллерәк, мәгънәлерәк итик!
Лена Гыймаева,
"Пар канатлар" клубы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев