Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ОСАГО бәяләре арта

12 апрельдән автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча тарифлар арта. Бу 1 апрельдән зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышына иминият түләүләренең күләме 160мең сумнан 500мең сумга кадәр артуы белән бәйле. Шулай ук зыян күрүченең сәламәтлеген кайтаруга киткән чыгымнарны каплауның яңа тәртибе, автомобиль, запас частьләрнең бәясе арту да игътибарга алына....

12 апрельдән автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча тарифлар арта. Бу 1 апрельдән зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышына иминият түләүләренең күләме 160мең сумнан 500мең сумга кадәр артуы белән бәйле. Шулай ук зыян күрүченең сәламәтлеген кайтаруга киткән чыгымнарны каплауның яңа тәртибе, автомобиль, запас частьләрнең бәясе арту да игътибарга алына.

Шулай итеп, база тарифының минималь һәм максималь бәяләре үзгәрә. Күпчелек транспорт чараларының минималь база тарифы 40 процентка арта. Мәсәлән, "В" һәм "ВЕ" категориясендәге гражданнарның җиңел машиналары база ставкасы 2440 сумнан 3432 сумга кадәр артырга мөмкин.

Кайбер төр транспорт чаралары өчен (мәсәлән мотоцикл, мопед) минималь база ставкасы кими.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ОСАГО бәяләре арта