Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына йомгак ясалды

Мәгълүм булганча, 20 майдан 26 июньгә кадәр чорда республикада, шул исәптән районыбызда 26 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барды. Дүшәмбе көнне наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында аңа йомгак ясалды. Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды....

Мәгълүм булганча, 20 майдан 26 июньгә кадәр чорда республикада, шул исәптән районыбызда 26 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барды. Дүшәмбе көнне наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында аңа йомгак ясалды.

Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Аның эшендә Россиядә наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәт идарәсенең Татарстандагы Бөгелмә районара бүлеге өлкән оперуполномоченные Алия Ситдыйкова да катнашты.


Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Артур Камалиев айлык барышында районда башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар, акцияләр хакында сөйләде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров җирлегебездә бүгенге көндә хәл торышы белән таныштырды.

Имин булмаган гаиләләр белән эшләү, аларда тәрбияләнүче балаларга социаль тернәкләндерү үткәрү буенча наркотикларга һәм эчүчелеккә каршы проектларның ничек тормышка ашырылуы хакында гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фирүзә Габдрахманованың эчтәлекле чыгышы да зур кызыксыну уятты. Актүбә бистәсе һәм Урсай авыл биләмәсе башлыклары Роза Галеева, Илнур Ярмиев үзләрендә алып барылган профилактик чараларны яктырттылар.

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәт идарәсе вәкиле Алия Ситдыйкова Азнакай районының бу юнәлештә эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына йомгак ясалды