Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрелде
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 5 июньдә Мәдәният йортының «Релакс» залы күңелле шау-шудан гөрләп торды. Сабантуй ял паркында узарга тиеш иде, әмма яңгыр комачаулады. Моңа карап бәйрәм рухы, Сабантуй төсмерләре җуелмады: җырлары да, уеннары да җитәрлек булды. Балалар кашык белән су ташыды, капчык...
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 5 июньдә Мәдәният йортының «Релакс» залы күңелле шау-шудан гөрләп торды.
Сабантуй ял паркында узарга тиеш иде, әмма яңгыр комачаулады. Моңа карап бәйрәм рухы, Сабантуй төсмерләре җуелмады: җырлары да, уеннары да җитәрлек булды. Балалар кашык белән су ташыды, капчык киеп тә, үзләре кадәр зур кәлүшләр сөйрәп тә йөгерде. Берсе дә бүләксез калмады: район хакимияте, предприятие-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр бу яктан зур кайгыртучанлык күрсәткән.
Бәйрәм белән кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.
- Районда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен 2 мәктәп, балалар бакчаларында махсус төркемнәр эшли. "Азнакай" хәйрия фондына күп кенә предприятие-оешмалар акча күчерә, бу акчалар мохтаҗларга ярдәмгә тотыла. Без бер генә гаиләне дә игътибардан читтә калдырырга тиеш түгел, алга таба да ярдәм кулы сузачакбыз, - диде ул ата-аналарга бала тәрбияләүдә сабырлыклары, көчле рухлары өчен рәхмәтен белдереп.
Мондый чаралар өйдә генә утыручы балалар өчен яшьтәшләре белән бердәнбер аралашу, күңел ачу мөмкинлеге.
- Улыма 9 яшь. Бәйрәмнәрне бик көтеп ала. Бүген дә шундый ашкыну белән килде. Оештыручыларга зур рәхмәт! - ди Гөлназ Шакирова.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев