Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрелде
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 5 июньдә Мәдәният йортының «Релакс» залы күңелле шау-шудан гөрләп торды.
Сабантуй ял паркында узарга тиеш иде, әмма яңгыр комачаулады. Моңа карап бәйрәм рухы, Сабантуй төсмерләре җуелмады: җырлары да, уеннары да җитәрлек булды. Балалар кашык белән су ташыды, капчык...