Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җәмәгать судьясын билгеләделәр

Бүген Азнакай шәһәр судында Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләделәр.

Чараны шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин алып барды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, районның көч структуралары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

ТР Дәүләт Советы карары белән Азнакай 2 нче участогына җәмәгать судьясы итеп билгеләнгән Зөлфия Фәнил кызы Низамиева 1980 елда Киров өлкәсе, Советск шәһәрендә туган. Югары уку йортын тәмамлаган. Суд системасында 2005 елдан. Кукмара район судында суд секретаре, 2010 елдан шул ук районның җәмәгать судьялары аппаратында консультант булып эшләгән. Кияүдә, ике кыз үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев