Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда медицина хезмәткәрләренә күпсанлы бүләкләр тапшырылды

Азнакай районының медицина хезмәткәрләре тантаналы шартларда үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллин коллективның бүгенге көн сулышы, яңалыклары хакында сөйләп алды, авыр да, гаять җаваплы да хезмәтләрендә коллегаларына уңышлар теләде. - Медицина хезмәткәрләрен тикмәгә генә фәрештәләргә тиңләмиләр. Сезнең һәркайсыгыз үз эшенең остазы, аңа бөтен күңелегезне бирәсез,...

Азнакай районының медицина хезмәткәрләре тантаналы шартларда үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллин коллективның бүгенге көн сулышы, яңалыклары хакында сөйләп алды, авыр да, гаять җаваплы да хезмәтләрендә коллегаларына уңышлар теләде.

- Медицина хезмәткәрләрен тикмәгә генә фәрештәләргә тиңләмиләр. Сезнең һәркайсыгыз үз эшенең остазы, аңа бөтен күңелегезне бирәсез, бар белем-тәҗрибәгезне саласыз, - диде котлау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен ирештерде.

Фидакарь хезмәт куйган, халык рәхмәтен алган бер төркем хезмәткәрләргә ил, республика, районкүләм дәрәҗәдәге һәм сырхауханәсе администрациясенең күпсанлы бүләкләре тапшырылды. Медицина өлкәсе ветераннарына зур хөрмәт күрсәтелде.

Районыбызның яшь сәхнә осталары бәйрәм кунакларына бик матур, эчтәлекле концерт бүләк итте.

Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда медицина хезмәткәрләренә күпсанлы бүләкләр тапшырылды