Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 июнь 2014 яңалыклары

    • 23 июнь 2014 - 18:52
      Азнакай эшмәкәрләренә закончалыктагы үзгәрешләр хакында аңлатылды
      "Хезмәт шартларын махсус бәяләү" турында 2013 елның 28 декабрендә гамәлгә кергән Федераль Закон барлык эш бирүчеләрдән хезмәт урыннарында зыянлы һәм куркыныч җитештерү факторларын тикшерүне таләп итә. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, район җитәкчелеге, эшмәкәрләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз закончалыктагы үзгәрешләр хакында барды. Хезмәт шартларына махсус бәя бирү 2014 елдан башлап 5...
      299
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 17:35
      Азнакайның Мачаклыбаш авылы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте
      Күркәм Сабантуйларын дәвам итеп, узган җомгада Мачаклыбаш авылы шау-гөр килде. Ерак араларны якын итеп бик күп кунаклар, җитәкчеләр җыелды. Бу көнне авыл үзенең 95 еллыгын да билгеләп үтте. Урман кочагына сыенып утырган кечкенә авылның гасырга якын тарихына күз салсаң, шактый күренекле кешеләр: атказанган нефтьчеләр, төзүчеләр, галимнәр, журналистлар, хезмәт батырлары калкып...
      300
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 15:42
      Азнакайлылар Хәтер шәмнәре яндырды
      22 июньдә шәһәребездә Бөек Ватан сугышы башлану -Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үтте. Бу акция шактый еллар үткәрелеп килә. Анда азнакайлылар елдан-ел үзләренең активлыгын күрсәтә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылган акциядә мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, яшь гвардиячеләр, хезмәт коллективларыннан вәкилләр, волонтерлар -...
      282
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 10:01
      Азнакайда Татарстан иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советы президиумының күчмә утырышы узачак
      Чәршәмбе көнне район-шәһәр Мәдәният йортында республика ветераннар иҗтимагый оешмасы Советы Президиумының күчмә утырышы узачак. Республика районнарыннан, башкаладан барсы 60лап кунак килүе көтелә. Алар районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышы белән таныша, азнакайлылар тәҗрибәсен өйрәнә.
      296
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 09:56
      Азнакай районы җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераны Хәлфетдин Инсафетдиновны котлады
      Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның һәркайсын район җитәкчелеге туган көннәре белән яннарына барып котлый, хәл белешә. Узган атна ахырында 88 яшен билгеләп үтүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәлфетдин Инсафетдиновны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ул дәвалану алган үзәк сырхауханәнең кардиология бүлегенә барып котлады. Үзенә карата шундый игътибар-хөрмәткә ветеранның...
      240
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 09:42
      Азнакайда медицина хезмәткәрләренә күпсанлы бүләкләр тапшырылды
      Азнакай районының медицина хезмәткәрләре тантаналы шартларда үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илфат Фәрхуллин коллективның бүгенге көн сулышы, яңалыклары хакында сөйләп алды, авыр да, гаять җаваплы да хезмәтләрендә коллегаларына уңышлар теләде. - Медицина хезмәткәрләрен тикмәгә генә фәрештәләргә тиңләмиләр. Сезнең һәркайсыгыз үз эшенең остазы, аңа бөтен күңелегезне бирәсез,...
      264
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 09:26
      Азнакай районының авыл халкы узара салым җыю буенча референдумнарга әзерләнә
      Мәгълүм булганча, 29 июнь көнне барлык авыл җирлекләрендә узара салым җыю буенча референдумнар үткәрелә. Халыктан әлеге салым җыюга мөнәсәбәтләре белән кызыксынып, районыбыз авылларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый фикерләр ишеттек: Альбина Мөхәррәмова, Кәкре Елга авылы, бюджет өлкәсе хезмәткәре: - Тарихка күз салсак, борын-борыннан авыл җыеннары үткәреп, шул җирлекнең яшәеш...
      362
      0
      0
    • 23 июнь 2014 - 08:54
      Азнакайда Бердәм юридик ярдәм көне узачак
      27 июнь көнне Россиядә халыкка бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында 27 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү үткәрелә: 9.00 - 11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Кагирова Резеда Әсгать кызы; 12.00 -14.00 сәгатьләрдә - ТР...
      246
      0
      0
    Реклама