Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күпләп газета-журналларга язылучыларны бүләкләделәр

Инде хәбәр ителгәнчә, 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен басма матбугатка язылучылар арасында "ТАТМЕДИА" җәмгыяте үткәргән "Подписка өчен - iPad" бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста катнашу шартлары катлаулы да түгел: "ТАТМЕДИА" АҖнең ким дигәндә өч басмасына языласы да, квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет аша оештыручыларга җибәрәсе иде. Узган ел белән чагыштырганда быел...

Инде хәбәр ителгәнчә, 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен басма матбугатка язылучылар арасында "ТАТМЕДИА" җәмгыяте үткәргән "Подписка өчен - iPad" бәйгесенә йомгак ясалды.
Конкурста катнашу шартлары катлаулы да түгел: "ТАТМЕДИА" АҖнең ким дигәндә өч басмасына языласы да, квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет аша оештыручыларга җибәрәсе иде. Узган ел белән чагыштырганда быел әлеге бәйгедә катнашучыларның саны ике тапкыр арткан. Сүз уңаеннан, "ТАТМЕДИА" басмаларына бүгенге көндә Удмуртия, Чувашия, Чиләбе өлкәсендәге укучылар да бик теләп языла, яратып укый.
Бәйгедә иң зур суммага язылган кеше - Актаныш районыннан Ринат Ямиев булып, аңа иң зур бүләк - iPad тапшырылды. Ул 2015 елның беренче яртыеллыгында 5449,58 сумлык "ТАТМЕДИА" басмаларына язылган. Аннан тыш, зур суммада газета-журналларга язылган тагын өч әбүнәче кыйммәтле фотоаппаратка лаек булды. Иң сөенечлесе, өч кешенең икесе - Азнакайдан! Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова (4127,84 сумлык яздырган) һәм Туйкәдән Илдус Гыйләҗев (3114 сумлык) республикада иң актив әбүнәчеләр булып танылды.
- Узган ел да әлеге бәйгедә бәхетемне сынап карап, бүләккә лаек булган идем. Быел да сөенечле хәбәр җиткердегез, оештыручыларга ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - ди Миләүшә Шәйхулова (рәсемдә). - Без кечкенә чактан ук вакытлы матбугатка хирыс булып үстек, әти-әни газета-журналларны күпләп алдыра иде, хәзер дә алардан аерылган юк. Укытучы кеше буларак, барлык яңалык белән кызыксынам, шуңа районыбызда чыгып килгән "Маяк" газетасыннан алып, хезмәтемдә киң кулланган башка матбугатны да бик теләп алдырам.
Алдан вәгъдә ителгәнчә, бәйгедә катнашкан тагын 50 әбүнәче кызыксындыру призларына ия булды. Алар арасында да райондашларыбыз бар. Гөлчәчәк Садретдинова (Азнакай) белән Әминә Гарифуллинага (Үчәлле авылы) китаплар һәм канцелярия товарлары бирелде. Әминә апа беренче яртыеллыкта тугыз төрле газета-журналга язылган.
-Газетадан конкурс турында ишеткәч, мин дә бәхетемне сынап карарга булдым. Бүләккә лаек булу, әлбәттә, көтелмәгән сөенеч булды, безгә кечкенә бер игътибар да җитә бит хәзер. Почта килүен түземсезлек белән көтәм. Һәр басманы җентекләп укып чыгарга тырышам. Көндәлек матбугаттан илдә-көндә булган яңалыкларны белеп кенә калмыйсың, үзеңә кирәк бик күп файдалы мәгълүматка ия буласың, кызыклы кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән танышасың, - дип сөйли Әминә Гарифуллина.
Җиңүчеләрнең барсы да «ТАТМЕДИА» АҖ әзерләгән бүләкләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм "Маяк" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова кулыннан алды.
Беренче яртыееллыкта оештырылган бәйге тәмам, әмма мондый конкурслар алга таба да дәвам итәчәк. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган акцияләрдә катнашып, сез дә бүләкле була аласыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күпләп газетажурналларга язылучыларны бүләкләделәр