Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда коррупция факторлары елдан-ел кими

Хәзер кайда да булса чират күрсәк, гаять гаҗәп тоела. Ә бит әле кайчан гына су буе чиратлардан гаҗиз булып, чиратсыз гына эшеңне хәл итү җаен карый идек. Моны ришвәтчелек, җинаять кылабыз дип башыбызга да китермәдек, алучысы гына булсын! Ничектер шулай булырга тиеш кебек иде, гәрчә маңгай тирең белән түгеп алган...

Хәзер кайда да булса чират күрсәк, гаять гаҗәп тоела. Ә бит әле кайчан гына су буе чиратлардан гаҗиз булып, чиратсыз гына эшеңне хәл итү җаен карый идек. Моны ришвәтчелек, җинаять кылабыз дип башыбызга да китермәдек, алучысы гына булсын! Ничектер шулай булырга тиеш кебек иде, гәрчә маңгай тирең белән түгеп алган санаулы хезмәт хакыңны чыгарып салуы кайвакытта бик авырга туры килсә дә.
Тормышыбызга электрон хезмәтләрнең тирәнтен үтеп керүе, хөкүмәтнең коррупциягә каршы программалары соңгы елларда үз нәтиҗәсен бирми калмады. Балалар бакчасына кемдер минем чиратка керер дип тә, милкеңне теркәү елларга сузылыр дип тә кайгырасы түгел. Табибларга да алдан язылып, вакытында килергә мөмкин.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ата-аналардан ремонтка, уку кирәк-яракларына акча сораулар тыелды.
Бюджет хисабына яшәүче оешмалар да һәр тиенне санап тотарга өйрәнде.
Әмма әле бар да ал да гөл дип әйтеп булмый. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында бу юнәлештә башкарылган эшләр белән бергә кимчелекләрне дә яктырттылар. Республиканың контроль-хисап палатасы күптән түгел районның 2013-2014 еллардагы эшчәнлегенә комплекслы тикшерү үткәрде. Аның нәтиҗәләре белән Азнакай муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимова таныштырды. Нигездә хаталар милекне исәпкә алу тәртибенә карый. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хаталар өстендә эш башкарылуын билгеләп узды һәм алга таба бюджет милкен вакытында теркәргә кирәклеген ассызыклады. Ә менә энергоресурсларны экономияләү сизелерлек арткан.
2012 елдан 2014 елга кадәр районда коррупциягә каршы программа эшләде. Район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зәйтүнә Габитова аның нәтиҗәлелегенә бәя бирде. Ул 3 ел дәвамында зур эш башкарылуын, төп проблемаларның хәл ителүен, ә чишелми калганнарының 2015 елдан старт алган тагын да киңрәк программага кертелүен әйтте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, коррупция факторлары елдан-ел кими. Әгәр 2012 елда 8 очрак теркәлгән булса, 2014 елда ул 2 генә булган. Иҗтимагый оешмалар коррупциягә каршы эшчәнлекләрен көчәйткән.
Утырышта шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Элиза Мәрданшина, республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе директоры Ландыш Әхмәтова, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев үз оешмаларында коррупциягә каршы көрәшнең барышына хисап тоттылар.
Резеда Шәрипова
Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru
Коррупция белән ничек көрәшергә? Бу хакта azmayak-rt.ru (16+) сайтында бергәләп фикерләшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда коррупция факторлары елданел кими