Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комбайннар парады узды

Нинди дә булса мөһим эшне башлар алдыннан: (чәчү булсынмы ул, терлек азыгы хәзерләүме...) муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә эшкә хәзерлек белән танышып чыга. Ул районыбызда матур традициягә әйләнде. Менә 15 июльдә дә, уракка санаулы гына көннәр калгач, шундый төркем хуҗалыкларда...

Нинди дә булса мөһим эшне башлар алдыннан: (чәчү булсынмы ул, терлек азыгы хәзерләүме...) муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә эшкә хәзерлек белән танышып чыга. Ул районыбызда матур традициягә әйләнде. Менә 15 июльдә дә, уракка санаулы гына көннәр калгач, шундый төркем хуҗалыкларда булып, техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алыштылар. Шунысын да әйтергә кирәк, уракка әзерлек дигәндә, техник күрсәткечләр генә түгел, ә бәлки хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше игенчеләрнең хезмәт хаклары, эш шартлары да исәпкә алына. Район башлыгы игенчеләр белән ихлас әңгәмә вакытында шулар турында сорашты, алдынгыларга быел да район хакимияте тарафыннан төрле стимуллаштыру чаралары (сертификатлар) булачагын әйтеп үтте.

Белгечләр комбайннарны "энә күзеннән" уздырдылар. Хәтта урында ук ашлыкны суктырып та карадылар. Кайбер комбайннардан коелган бөртекләр өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә шактый кызарырга туры килде. Димәк, әле эшлисе эшләр бар, нәрсәнедер карап бетермәгәннәр.

- Безнең бурыч җитешсезлекләр өчен сезне кызарту түгел. Җаваплы эшкә керешкәнче менә шулай булган проблемаларны уртага салып, бергәләп киңәшеп алыйк, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов игенчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Бу көнне комбайнчылар парады узган хуҗалыклар арасында "Азнакай"АФ", "Стәрле" ҖЧҖләр, "Таллы Бүләк" АХҖКда хезерлек бик яхшы иде. Әмма, "Туйкә"ҖЧҖ, "Кәлимуллин" КФХ кебек хуҗалыкларда хәзерлек эшләрен тизләтергә кирәк. Уракка вакыт бар әле. Әмма бик аз. Нибары берничә көн генә. Комбайнчылар парады иртәгә (16 июльдә) дә дәвам итәчәк.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда комбайннар парады узды