Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишегалды бәйрәмендә ветераннарга аеруча хөрмәт күрсәтелде

Күршеләр күңел ачты "Тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын!", дип яңгыраган мәгълүм җыр сүзләрен җәй җаена күчереп: "Тышта яңгыр яуса яусын, өйгә генә үтмәсен!", - дип үзгәртәрлек итте соңгы көннәрдә тагын да олырак тишелгән болыт мендәрләре. Ә менә шәһәребезнең 26 нчы квартал йортларында яшәүчеләргә бу яклап куркасы юк. Аларны...

Күршеләр күңел ачты

"Тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын!", дип яңгыраган мәгълүм җыр сүзләрен җәй җаена күчереп: "Тышта яңгыр яуса яусын, өйгә генә үтмәсен!", - дип үзгәртәрлек итте соңгы көннәрдә тагын да олырак тишелгән болыт мендәрләре.

Ә менә шәһәребезнең 26 нчы квартал йортларында яшәүчеләргә бу яклап куркасы юк. Аларны 2009 елдан үз канаты астына алган "Универсал" торак милекчеләре ширкәте түбәләрдән яңгыр сулары үтеп утыруга юл куймый.

Капремонт буенча федераль программа нигезендә квартал йортларындагы түбәләргә өлешчә ремонтлар үткәрелеп, фасадлары да яңартылып килә. Быел Нефтьчеләр урамы, 4, 6 йортларга да чират җитеп, аларның тышкы өлеше төзекләндерелде, эчтәге су, җылылык, электр челтәрләре яңартылды. Узган ел 12 нче округ депутаты Расих Фәйзуллин тырышлыгы белән квартал эчендәге юллар тәртипкә китерелгән иде.

Ширкәт идарәчелеге йортлар арасындагы балалар мәйданчыклары, өлкәннәргә ял итү урыннары булдыру, искеләрен матурлау, төзекләндерү буенча да шактый гына эшләр башкарганнар. Хәйран биек үсеп куркыныч тудырган тупыллар киселгән...

Хәер, кварталда алып барылган эшләрне шактый санап булыр иде. Әмма әлеге язмабызның максаты ул түгел, ә кварталның өске як өлешендә (Хәсәнов ур.,1,3, Сәйдәшев ур., 4,5,7, Нефтьчеләр урамы, 4,6, Ямашев ур., 1,3,5,7 йортлар керә) үткәрелгән ишегалды бәйрәме турында.

Күр син, аллы-гөлле чәчәкләр арасында, салават күперенең бөтен төсләре белән балкыган балалар мәйданчыклары эчендә җимешле пальмаларга кадәр "үсеп чыккан". Алардан да ныграк балкып бәйрәмчә киенгән халык урындыкларга тезелешкән. Йомшак сикергеч өстендә, атынгычларда, баллы күбек ясагыч янында сабыйлар шау-гөр килә. Кварталдагы 2 нче һәм 6 нчы балалар бакчалары коллективы, шушында яшәүче кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә күпләрне үзенә җәлеп иткән. Спорт мәйданчыгында яшьләр волейболда көч сынаша.

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзен шәһәрне, шушы йортларны үз куллары белән төзегән, төрле өлкәләрдә хезмәт куеп районның үсешенә зур өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткереп башлады.

Җирлегебездәге бүгенге көн сулышы белән таныштырып, мөһим кампания - урып-җыю барышына да тукталды. Марсель Зөфәр улы бүгенге бәйрәмне оештырган "Универсал" ширкәте идарәчелеге, аның рәисе Элеонора Алчинаның эшчәнлегенә югары бәя бирде, киләчәктә дә шулай кешеләр мәнфәгатен кайгыртуда игътибарлы, тынгысыз булырга чакырды.

Шәһәрнең "иске" өлеше саналган бу тирәлектә нигездә ветеран-пенсионерларыбыз яши. Бүгенге бәйрәмдә аларга аеруча хөрмәт күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз, сугышта катнашкан райондашларның тол хатыннары, тыл ветераннары, өлкәннәр белән бергә Җиңү көннәрен якынайтуда ал-ял белми эшләгән сугыш чоры балалары, күп бала үстергән герой-аналар, районның иҗтимагый тормышы активистлары, шушы йортлар төзелгәннән бирле биредә яшәүче төзелеш, мәгариф, мәдәният, медицина, халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү һәм башка өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыкканнар - һәркайсы игътибар үзәгендә, хөрмәттә һәм район башлыгының Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышларына кушылып күршеләр җырлап, биеп тә алды. Җитәкчеләрнең барысы - район башлыгы, аның урынбасарлары, шәһәр башкарма комитетындагылар, депутатлар (Расих Фәйзуллин, Рөстәм Дәүләтшин шулай ук бүләкләр белән килгән), халыкка хезмәт күрсәтү оешма-учреждениеләр вәкилләренең, дин әһелләренең җыелып килеп бәйрәмдә катнашуы, биредә яшәүчеләргә изге теләкләр җиткерүенә барчасының күңеле булып, бәйрәмне оештыручыларга ихластан рәхмәтләрен әйтеп, кичке эңгер эленгәндә генә таралыштылар.

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишегалды бәйрәмендә ветераннарга аеруча хөрмәт күрсәтелде