Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Ишегалды бәйрәмнәре уза

​​​​​​​Җирлегебездә “Ишегалды бәйрәм”нәрен уздыру матур традициягә әйләнде.

Аның чираттагысы  “Универсал” идарә компаниясенә караган Ямашев урамы 5 һәм 7 нче йортлар кварталында үтте. Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра.

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзен төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, районның үсешенә зур өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткереп башлады, алга таба да әлеге кварталда яшәүчеләрнең шулай дус-тату булып, тирә-юньне матурлап яшәвен теләде. Җитәкче идарә компаниясе җитәкчесе Элеонора Алчина хезмәтенә дә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев