Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча II район турниры узды

Узган атнада шәһәр-район Мәдәният йортында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча II район турниры узды. Турнирга кемнәр генә, кайлардан гына җыелмаган: аны яхшы белгән чордашлары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, билгеле спортчылар, әле көрәш "җене" кагыла гына башлаган яшь-җилкенчәк... Бәйгене ачып,...

Узган атнада шәһәр-район Мәдәният йортында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча II район турниры узды.


Турнирга кемнәр генә, кайлардан гына җыелмаган: аны яхшы белгән чордашлары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, билгеле спортчылар, әле көрәш "җене" кагыла гына башлаган яшь-җилкенчәк...


Бәйгене ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Инсаф Солтановның шәһәр үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм алга таба да мондый турнирның дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
- Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярышлар даими үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш елдан-ел үсеш ала, ярышлар спортчыларны рухи һәм физик яктан тагын да ныгыта. Төрле район-шәһәрләрдән көчле бил алышучылар катнашу турнирны мәртәбәли. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, - диде район башлыгы һәм әтиләренең эшен дәвам итүче, спортны үстерүдә зур өлеш кертүче Солтановлар гаиләсенә, ярышны карарга килүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде.


Турнирны оештыручылар - Солтановлар гаиләсе әгъзалары - Зилә Солтанова һәм Марат Солтанов үзләренең чыгышларында тормыш иптәше, әтиләре Инсаф Сәет улы хакында җылы сүзләр әйтеп, күңелләрендә узган еллар хатирәләрен яңарттылар.


Бәйгенең баш хөкемдары - районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, келәмдә көрәш башланып китте.
Киеренке рухта барган бәйгене тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте: турнир батыры исеменә кем лаек булыр? Алар берсеннән-берсе гайрәтле алыпларга көч-дәрт өстәп торды.


- Көрәш - минем өчен иң яраткан спорт төренең берсе. Гомер буе аңа мөкиббән китсәм дә, үземнең билгә бер мәртәбә дә сөлге салырга җөрьәт итмәдем. Кире яшьлегемә кайтып булса, һичшиксез, бәхетемне сынап карар идем. Мондый турнирлардан, ярышлардан бер дә читтә калганым юк. Спортчылар өчен җан атып, аларның җиңүләренә шатланам, - ди сигезенче дистәсен ваклаучы Гариф абый.


Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш барышында егетләрнең барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте.


Киеренке рухта барган бәйгедә төрле авырлык категорияләре буенча Фәнис Сәхбиев, Алик Шәйдуллин, Айдар Сафин, Эдуард Усманов, Таһир Сәгытдинов, Илһам Миңнеголов батыр булып танылдылар. Ветераннар арасында Рафаэль Гомәров, Роберт Гыйздәтуллин, Рәйхан Асыловларга тиңнәр булмады.

Таңсылу САНИЕВА

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә татарбашкорт көрәше буенча II район турниры узды