Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда халык дружинасы сафлары арта

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында Ирекле Халык Дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ДНД гамәлдәме, гомумән, нинди сулыш белән яшиләр? Әнә шундый сораулар белән ДНД командиры Рәфис Миңнихановка мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, гамәлдә. Мәгълүм булганча, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә...

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында Ирекле Халык Дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ДНД гамәлдәме, гомумән, нинди сулыш белән яшиләр? Әнә шундый сораулар белән ДНД командиры Рәфис Миңнихановка мөрәҗәгать иттек.

  • Әлбәттә, гамәлдә. Мәгълүм булганча, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә районда ДНДлар оештырылды. Узган ел ул бөтенләй яңача эшли башлады, яңа составы билгеләнде. Штаб начальнигы - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров, штаб начальнигы урынбасары полиция начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов, ДНД командиры - мин, штаб секретаре итеп "Форпост" үзәге директоры Айрат Батыров билгеләнде. ДНД штабының беренче киңәшмәсендә үк дежурлык графигын төзедек, аларны раслап Азнакай шәһәре оешма, предприятиеләренә җибәрдек. Барлык оешмаларда да ДНД отрядлары оешты. Эшне тагын да камилләштерү максатыннан, без патрульлек итү чорына маршрутлар билгеләдек, ДНД рейдлары беркетмәләрен төзедек. Районыбызның полиция бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар белән берлектә төркем өлкәннәре билгеләнә, беркетмә тутыру тәртибенә өйрәнәбез. Рейдларга чыгар алдыннан полиция хезмәткәре һәм ДНД командиры инструктаж уздыра һәм Халык дружиначысы намусы Кодексы белән таныштыра. Барлык дружиначыларга да аерым күрсәтмәләр, шәһәр картасы бирелә. "Форпост" үзәге белән берлектә ДНДчыларга махсус күкрәк билгеләре, униформа һәм таныклыклар да хәзерләнде. Даими ДНД әгъзаларына, лаеклыларга тиешле үрнәктәге ДНД таныклыклары бирәбез. Узган ел ул 20 кешегә бирелде.

Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. График буенча 163 тапкыр шундый рейдларга чыктык. Аларда 157 ДНД әгъзасы катнашты. Чараларда район һәм шәһәр спортчылары аеруча зур ярдәм күрсәтәләр. Балалар-яшүсмерләр тренер-укытучылары балигъ булмаганнар арасында хокук бозу профилактикасы белән шөгыльләнәләр. Исәптә торган һәр балага җәмәгатьчелек тәрбиячеләре беркетелгән. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә имин булмаган гаиләләргә 17 рейд ясалды. Дискотекалар, спорт чараларында, төрле бәйрәмнәрдә, районкүләм узган рейдларда, мәктәпләрдә булып, җәмәгать тәртибен саклауда катнашабыз. Яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, районның Гражданлык Оборонасы штабы эшендә актив катнашабыз. 27 тапкыр районның полиция бүлеге оештырган планлы рейдларда катнаштык. РФ административ хокук бозулар буенча 41 административ беркетмә төзедек.

- Ә шулай да ниндирәк тәртип бозулар белән ешрак очрашасыз?

- Бигрәк тә җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү, тәмәке тарту күренешләре, балигъ булмаган балаларның төнге 10 сәгатьтән соң да урамда йөрүе; юл йөрү кагыйдәләрен, паспорт-виза режимын бозу очраклары күп һәм зур борчу тудыра. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә притоннарда да булырга, тикшерүләр уздырырга туры килә.

  • Кызыксындыру чаралары каралганмы?
  • Җитәкчеләр үзләренең ДНДчыларын кызыксындыру мәсьәләсен карарга тиешләр. Бу отпускка өстәмә ял көннәре, отгуллар, Рәхмәт хатлары кебек бүләкләүләр булырга мөмкин. Әлбәттә, без үзебез дә читтә калмыйбыз, бүләкләү чараларын табарга тырышабыз. Бу шәһәребезнең спорт биналарыннан түләүсез файдалану, ДНД штабы һәм Полиция бүлегенең грамоталары, дипломнары буларак чагылыш таба.
  • Мәсьәләгә җитди карап, үз предприятиеләрендә актив рәвештә ДНД отрядлары төзүчеләр хакында да әйтеп узсагыз иде.

- Болар: Рәзиф Галимов җитәкчелегендәге "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективыннан ДНД әгъзалары: Илнур Мотыйгуллин, Динар Сәхбиев, Илнур Галиев, Илнур Садриев, "ННК-Геофизика" ЯАҖ дән (җитәкчесе Илдар Хөснуллин) Руслан Фәрхетдинов, Артур Гарипов, Рөстәм Хәсәнов; "Нефтемаш" Азнакай заводыннан (Марат Гайсин) Нәфис Мостафин, Наилә Кононова, Ленар Дәминов, Гамбәрия Морева, Рөстәм Лотфуллин, Алиса Шакирова, "Перекрыватель" ЯАҖдән (Виктор Старов) Таһир Латыйпов, Рамил Әбделхаков, Рәшит Катеев, Марсель Хәкимов. Шушы ук исемлеккә "Наш Дом", "Квартал -28" ТСЖлар, мәгариф идарәсе, үзәк район сырхауханәсе, Мәдәният бүлеге, "Татнефтедор" ҖЧҖнең УАД филиалы; "Водоканалсервис" ААҖ АПТС филиалы;"Ропотребнадзор", 89 нчы профлицей, Азнакай технологик-транспорт идарәсе, "ЛУТР" ҖЧҖ, Азнакай урман хуҗалыгы, Спорт һәм туризм учреждениеләрен дә кертергә булыр иде.

Киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып, киңәйтеп җибәрербез дип уйлыйм. Быел Казан шәһәрендә республикакүләм ДНД штабы оешачак. Без әнә шул штаб белән тыгыз бәйләнештә эшлиячәкбез.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда халык дружинасы сафлары арта