Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гитарачылар фестивале узды

Балалар иҗат үзәгендә "Җырла, гитара" берләшмәсе тарафыннан оештырылган гитарачыларның VII җыр фестивале узды. Анда берләшмә әгъзалары һәм музыкага битараф булмаган 40 ка якын кеше чыгыш ясады. - Уку елы башыннан ук без репертуар әзерлибез. Ул җырлар белән төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйбыз, - ди "Җырла, гитара" берләшмәсе җиткәчесе, өстәмә белем...

Балалар иҗат үзәгендә "Җырла, гитара" берләшмәсе тарафыннан оештырылган гитарачыларның VII җыр фестивале узды. Анда берләшмә әгъзалары һәм музыкага битараф булмаган 40 ка якын кеше чыгыш ясады.

- Уку елы башыннан ук без репертуар әзерлибез. Ул җырлар белән төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйбыз, - ди "Җырла, гитара" берләшмәсе җиткәчесе, өстәмә белем бирү педагогы Регина Стрих.

Берләшмәдә 4-11 сыныйфларда укучы иллегә якын бала шөгыльләнә. Аларның күбесе район, республика, федераль һәм халыкара конкурсларда актив катнаша.

- Һәр чыгыш алдыннан дулкынландыра. Ә сәхнәгә аяк басып, тамашачылар йөзен, алар елмаюын күргәч, каушау юкка чыга һәм син бар җаның-тәнең белән музыка дөньясына чумасың, - ди Лиана Сәгыйтова.

Фестиваль өч сәгатьләп барды. Зал гитара кылларының сихри симфониясенә күмелеп, күңелләргә дәртле моң булып ятты.

Зульфия ХАМИТОВА, яшь хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гитарачылар фестивале узды