Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда фәнни-практик конференция уза

Бүген Азнакайда фәнни-практик, тарихи Бөтенроссия конференциясе уза.

Җирлегебездә шундый югары дәрәҗәдәге җыен инде бишенче тапкыр үткәрелә.

Ул үзенә олпат галимнәрне, туган ягы тарихын дистәләгән еллар дәвамында өйрәнеп килгән төбәкчеләрне, чын патриотларны җыйды. “Ык буе бассейнының тарихи үсешендә кеше һәм табигать. Азнакай районы торак пунктларының һәм Көнчыгыш Татарстанның ТАССР һәм татар халкы үсешенә һәм икътисадына керткән өлеше” дигән темага багышланып, ТАССРның – 100, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды әлеге конференция.

Ул иртә белән Чубар Абдул авылы биләмәсендә башланды. Биредә 1885-1982 елларда тормыш кайнаган, хәзер инде урыны гына калган Ташлыяр авылына һәйкәл – нигез ташы салынды. Күренекле якташларыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировны үстергән авыл бит ул. Чыгыш ясаучылар бу изге җиргә мәдхия, дулкынлану аша әлеге шәхесләребез белән тирән горурлану хисләрен белдерделәр.

Аннары кунаклар мәгърүр Чатыр Тауга күтәрелде. Биредә дистә ел дәвамында үткәрелеп, инде халыкара масштаб алган “Чатыр Тау” җыенының бер өлешен тамаша кылдылар.

Әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе булган Чатыр Тавыбызның тарихи, икътисади, мәдәни, табигый кыйммәтләре дә барланды җирлегебездә барган җитди сөйләшүдә.

Фәнни конференция эше шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә, төбәкне өйрәнү музеенда, Мәдәният йортында, Мәдәни үзәктә оештырылган секцияләрдә дәвам итте.

Пленар өлештә эшлекле дә, гаять кызыклы да, бик эчтәлекле узган чарага йомгак ясалды. Мәртәбәле кунаклар Азнакайның бай тарихлы булуын, җитәкчелекнең аны эзлекле өйрәнү һәм фәнни ачышлар өчен җирлек, мөмкинлекләр тудыруын ассызыкладылар. Нәсел тамырларын саклап, шаҗәрәләр иҗат итеп, борынгы бабаларыбыз истәлекләрен кадерләп саклаган азнакайлыларга соклануларын да яшермәделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев