Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әфган сугышы батырларына багышланган митинг узды

Ел саен 15 февральдә азнакайлылар локаль конфликтлар батырлары истәлегенә куелган һәйкәл янына тантаналы митингка җыела.

Быел да аңа өлкәннәр дә, яшь буын вәкилләре дә күпләп килде.

Безнең районнан бу сугышта 248 егет катнашты. 6 егетебез интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак булды. Әфган сугышы яралары тоныкланырга да өлгермәде, чәчән җирендә хәрби хәрәкәтләр башланды. Бу бәрелешләрдә районыбыздан 260 егет катнашты. Ул янә районыбызның 4 гаиләсенә улларын югалту кайгысын алып килде.

Митингта район башлыгы урынбасары Роза Галеева район җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясап батыр ир-егетләребезгә рәхмәт сүзләрен, һәлак булганнарның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев