Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әле яңгыр, әле кар...

...Табигатьнең көз фасылын аңлый алмассың, әле суытып җибәрә, әле яңгыр яварга тотына.Без моңа әзерме? Ләкин каныбызга сеңеп калган бер гадәттер инде - килеп терәлмичә ашыгырга, чарасын күрергә бер дә ашкынмыйбыз. Югыйсә, күрше-тирәдәге өлкә-республикаларда бозлы яңгырлар, ишеп яуган карлар, шуның нәтиҗәсендә өзелгән электр линияләре, кинәт суытудан килеп чыккан башка афәтләр турында...

...Табигатьнең көз фасылын аңлый алмассың, әле суытып җибәрә, әле яңгыр яварга тотына.Без моңа әзерме? Ләкин каныбызга сеңеп калган бер гадәттер инде - килеп терәлмичә ашыгырга, чарасын күрергә бер дә ашкынмыйбыз.

Югыйсә, күрше-тирәдәге өлкә-республикаларда бозлы яңгырлар, ишеп яуган карлар, шуның нәтиҗәсендә өзелгән электр линияләре, кинәт суытудан килеп чыккан башка афәтләр турында укып, ишетеп, күреп тә торабыз. Ул юллардагы фаҗигаләр турында әйтеп тә торасы юк. Әле генә эш буенча Азнакай дәүләт автоинспекциясенә шалтыраткан идем - бер генә юл хәрәкәте инспекторын да тотып булмады. Экипажларның барысы да юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга чыгып киткән. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре әйтүе буенча, беренче бозлавыкта, башлыча, көпчәк резиналарын кышкыларга алыштырмаган автомобиль хуҗалары каза күргән икән: кайбер машиналар, кинәт кенә туктый алмыйча, алдагыларына килеп бәрелгән, икенчеләре юл кырыендагы чокырга ук төшеп киткән... Әйтсәң сүз, төртсәң күз дигәндәй, аварияләрнең төп сәбәпчесе дә үзебез, үзебезнең битарафлык түгелме соң?! Юкка гына көзнең беренче бозлавыгын "калайчы көне" дип атамыйлардыр да инде. Ремонтчылар өчен эшлибез.


...Бүген әле юл йөрүчеләргә табигать үзенең беренче сабагын гына бирде. Алда безне ярты елга сузыласы суыклар, кышның билгесез капризлары көтә. Әлеге беренче суыклар да, аның бозлавыклары да озакка бармас, баруын. Бәлки, бу әле кышның беренче ишек шакуы гынадыр. Тик шулай да зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз кар-бураннары белән аның чын кышы да озак көттермәс. Район, шәһәр юлларын ел әйләнәсендә карап тоту өчен җаваплы идарә-предприятиеләр моңа әзерме соң?


"Татнефтедор" ҖЧҖ филиалына караган Автомобиль юллары идарәсе үзенең эшчәнлеген Азнакай һәм тирә-күрше районнар биләмәсендә алып бара. Биредә безгә барлык техниканың, шул исәптән роторлы кар чистарткычларның, кар эттергеч автогрейдерларның, "К-700", "МТЗ" тракторларының, төягечләрнең, кар ташучы "КамАЗ" автомобильләренең, юлларга ком сибүче "КДМ" машиналарының тулы хәзерлектә булуын белдерделәр. Бозлавыклар вакытында файдалану өчен биредә җитәрлек күләмдә ком, тоз запасы тупланган.


Азнакайның "МППБиО" муниципаль унитар предприятиесе 105 чакрым озынлыкка сузылган шәһәр юлларына хезмәт күрсәтә. Биредә кышкы юлларны, тротуарларны кардан-боздан арындырып тору өчен 350 куб метр күләмендә тозлы ком хәзерләп куйганнар. 18 данә махсус техникалары, автомобильләре, хәтта тротуарларны чистарта торган мини роторлары да бар. Барлык техника җылы боксларга куелган. Кышын иртә таңнан торып юл чистартырга чыгучы механизатор-шоферлар өчен ял итәргә махсус бүлмәләре дә бар.

Наил АБДУЛЛИН,
фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ђле яћгыр, ђле кар...