Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Чулпан” иң яхшы, иң актив укучыларны барлады

Үз алдына зур максатлар куеп, аларга ирешүдә бар сәләтен, тырышлыгын салган районыбыз укучылары "Чулпан" смотр-конкурсында катнашып, ел саен район җитәкчелеге тарафыннан үзләренә лаеклы бәя-хөрмәт алып, бүләкләнеп киләләр. Инде егерме беренче елын бу бәйге республиканың бары тик Азнакай районында гына һәм менә шулай югары дәрәҗәдә үткәрелеп килә. -Быелгы бәйге районыбызның 85...

Үз алдына зур максатлар куеп, аларга ирешүдә бар сәләтен, тырышлыгын салган районыбыз укучылары "Чулпан" смотр-конкурсында катнашып, ел саен район җитәкчелеге тарафыннан үзләренә лаеклы бәя-хөрмәт алып, бүләкләнеп киләләр. Инде егерме беренче елын бу бәйге республиканың бары тик Азнакай районында гына һәм менә шулай югары дәрәҗәдә үткәрелеп килә.

-Быелгы бәйге районыбызның 85 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән чорда, илкүләм игълан ителгән Кино елында үтүе белән аеруча истәлекле, - диде тантананы ачкан һәм иң актив лидерларга, уку алдынгыларына бүләкләр, педагогларга З.И.Шакиров премиясен тапшырган район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Сез Азнакайның киләчәктә төп нигезе, ышанычы булып торасыз, районыбызны үстерү, данын тагын да күтәрүдә сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм үзегез теләгән һөнәр алып, гел шулай уңышларга гына ирешеп яшәвегезне телибез!

Шушы ике дистә елдан артык дәвердә "Чулпан" премиясен ике меңнән артык укучы алды. Алар арасында инде танылып өлгергән, абруй казанган шәхесләр дә күп. "Чулпан" бәйгесенә нигез салучыларның берсе, "Шәфкатьлелек" номинациясе җиңүчеләрен тәбрикләп чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев әнә шул хакта сөйләп узды. Ул азнакайлыларның киң күңелле, ярдәмчел булуы, мәктәп укучыларының да әти-әниләре, Азнакай халкы үрнәгендә хәйрия чараларында зур активлык күрсәтүләре, башкалар язмышына, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә битараф калмаулары хакында горурланып сөйләде.

Премия тапшыру тантанасында катнашучыларга видеокотлау юллаган Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Федорова Азнакай укучыларының республика олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулавында педагогик коллективларның зур тырышлыгы салынуын билгеләп, алар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Быел район премиясе 18 төрле номинация буенча 54 кешегә бирелде, алар арасында укучылар, 3 укытучы һәм 3 отряд бар. Бәйгенең иганәчеләре, инде күп еллардан килгән традиция буенча, районыбызның оешма-предприятиеләр коллективлары. Бүләкләр тапшырган җитәкчеләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

"Югарыга омтыл!" шигаре астында үткән бәйге тәмам. Ул киләчәктә дә дәвамлы булсын, яңадан-яңа исемнәрне ачсын, тагын да биегрәк үрләргә әйдәсен!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Чулпан” иң яхшы, иң актив укучыларны барлады