Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чираттагы халык җыены үзара аңлашу рәвешендә узды

Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендә халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары, начальниклары, вәкилләре, "Наш дом" торак милекчеләре ширкәте идарәчелеге катнашында калабызның Сөембикә, 14 йортында яшәүчеләр белән очрашу үтте. Әлбәттә, әлеге төр очрашулар соңгы елларда гадәти күренеш, һәм, әйтергә кирәк, ике як өчен дә файдага гына. Аларда күп кенә проблемалар...

Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендә халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары, начальниклары, вәкилләре, "Наш дом" торак милекчеләре ширкәте идарәчелеге катнашында калабызның Сөембикә, 14 йортында яшәүчеләр белән очрашу үтте.

Әлбәттә, әлеге төр очрашулар соңгы елларда гадәти күренеш, һәм, әйтергә кирәк, ике як өчен дә файдага гына. Аларда күп кенә проблемалар күтәрелеп, чишү юллары табыла, йорт хуҗалары үзләрен борчып торган, әмма әлегәчә җавап таба алмаган шәхси характердагы сорауларына да ачыклык кертеп, тынычлап кала...

Кварталлар, урамнарда үтүче мондый сөйләшүләрнең кайчак бик киеренке баруын күзәтергә туры килгәнлектән, бүгенгесенең тыныч кына, үзара аңлашу рәвешендә узуына игътибар ителде. Әлеге йортта яшәүчеләрне капиталь һәм агымдагы ремонт сроклары, ишегалдында тротуарлар ясау, утыргычлар урнаштыру, коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләләре кызыксындырды. ОДНны исәпләү тәртибе турында тәфсилле аңлатманы да йотлыгып тыңладылар.

Чүп контейнерлары янәшәсенә машиналар куелып, аларны түккәндә кыенлыклар тудыруын да таныдылар. Мондый хәлләр кабатланганда машиналарны эвакуаторлар алып китәчәге белән дә килеште халык, ни дисәң дә, контейнерлар вакытында түгелмәсә, алар сасып, чебен-черки җыеп, биредә яшәүчеләрнең үзләренә уңайсызлык тудыра.

Кварталны, урамны, йортны, аның тирәлеген ремонтлау, төзекләндерү буенча эшләр барышына канәгатьләнү белән рәхмәт әйтүчеләр дә, арада алар белән бик үк килешеп бетмичә ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Һәркемнең үз караш-мөнәсәбәте инде, бертөрле генә булсак, яшәешебез дә кызык булмас иде.

Тик арада берәүнең: "Балалар мәйданчыгы ясап, күз буяп куйдылар!" - диюе бик урынсыз кебек тоелды. Фикеремне куәтләп, күрше урамнан килгән ханым да: "Бездә булсын иде әле мондый шәп, матур буялган утыргыч, атынгычлар!"- дип әйтеп куйды.

Лиза НУРЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда чираттагы халык җыены үзара аңлашу рәвешендә узды