Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турнир узды

Азнакайда РФнең Атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгаз Сәхәбетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча XII Бөтенроссия турниры узды. "Чатыр тау Арена" спорт комплексында уздырылган әлеге мәртәбәле бәйге 200 дән артык спортчыны җыйды. Алар арасында республика гына түгел, ил чемпионнары, 2013 елда Казанда узган җәйге Универсиада уеннары җиңүчеләре дә бар. Шунсын билгеләп...

Азнакайда РФнең Атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгаз Сәхәбетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча XII Бөтенроссия турниры узды.

"Чатыр тау Арена" спорт комплексында уздырылган әлеге мәртәбәле бәйге 200 дән артык спортчыны җыйды. Алар арасында республика гына түгел, ил чемпионнары, 2013 елда Казанда узган җәйге Универсиада уеннары җиңүчеләре дә бар.

Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәрәҗәле бәйге әле җирлегебездә беренче тапкыр гына үткәрелә. Бу хакта турнирны ачканда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте.

Ул шундый мөһим спорт чарасын Азнакай җирлегендә уздырырга мөмкинлекләр тудырган өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры, ТР билбау көрәше федерациясе Президенты Марат Әхмәтовка зур рәхмәтен җиткерде, көрәшчеләргә - "чиста" көрәш, ә хөкемдарларга - гадел хөкем чыгаруларын теләде.

Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин да катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында ул билбаулы көрәшнең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелүен, аның белән кызыксынучыларның саны арта баруын билгеләп үтте.

Дәрәҗәле кунаклар арасында илкүләм билгеле тренерларның укучылары да бар иде.

- Әсхәт Шәйхетдин улы безне, укучыларын, беренче чиратта кеше булырга өйрәтте. Чын кеше тәрбияләү аның өчен югары спорт күрсәкечләреннән дә мөһимрәк булды, - ди үзенең укытучысы турында сөйләгәндә Советлар Союзы спорт мастеры, "Казан нуры" мәчете укытучысы Әхәт Бәдретдинов.

Сүзгә спорт мастеры Исмәгыйль Галимов та кушыла.

- Аның спортчылары белән үзара сөйләшүен читтән тыңлап торып кына да, Әсгать Шәйхетдинов миндә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияли алды: шелтәсен беркайчан да кычкырып әйтмәс, тавышын күтәрмәс иде... Остазыбызны киңәшләре безгә тормышта аякка басарга ярдәм итте, - ди ул.

Тантанада катнашучылар грек-рим, татар-башкорт һәм билбау көрәше буенча йөзләрчә көрәшчеләрне тәрбияләгән шәхес Мәгаз Сәхәбетдиновның искиткеч таланты хакында да бик теләп сөйләделәр.

Турнирда катнашучы 23 команда арасында Казахстан командасы да бар.

- Татарстанда уздырылучы мондый турнирда без дүртенче елын катнашабыз, - ди команда тренеры, халыкара дәрәҗәдәге хөкемдар Ерким Жетимеков. - Барысы да югары дәрәҗәдә: спортчыларны каршы алу, урнаштыру, ярышларны оештыру дисеңме!

Атказанган тренерлар Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгаз Сәхәбетдинов призына мондый бәйгенең үзенчәлеге шунда, анда җиңүчеләр һәм призерларга "Россиянең спорт мастеры" һәм "Спорт мастерлыгына кандидат" дигән спорт разряды бирелә.

Бил алышулар бер үк вакытта ике келәмдә оештырылды, шуларның берсендә хатын-кызлар ярышты.

Турнирда катнашучы хатын-кызлар көрәш вакытында спорт комплексын чын-чынлап "дер" селкетте. Гүзәл затларның осталыгына хәтта ир-атлар да битараф кала алмады, халык аларның көрәшен барлык күзәнәкләре белән бирелеп күзәтте.

Җәмгысе 200 дән артык көрәшче бил алышкан турнирда безнең районнан Лилия Зарипова да бар иде. Ул 76 килограмм авырлыктагы кызлар арасында ирекле стильдә бил алышып, өченче урынга лаек булды. Бу аның спорттагы беренче казанышы гына түгел. Билбаулы көрәш буенча ТР Чемпионатында бронза медаль яулаган Лилия ул!

18 яшеннән спорт белән шөгыльләнүче ханым көрәш кебек кырыс әйберләр хатын-кызның нәфислеге югалуга китерә, дигән фикер белән һич кенә дә килешми.

- Гүзәл зат кайда да гүзәл булып кала! - ди ул.

Көрәшченең 6 яшьлек улы Адель дә ныклап торып спорт белән кызыксына башлаган.

Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, ирекле стильдә ир-атлар арасында 100 килограмм авырлыкта Таһир Сәгытдинов өченче урын алса, Тимур Миңнеханов (82 килограмм) пьедесталның беренче баскычына күтәрелеп, спорт мастеры исеменә лаек булды.

Классик стильдә көч сынашу тагын да кызурак барды. Көрәшчеләр арасында титуллы спортчылар бихисап иде. Киеренке көрәштә Азнакайдан үз авырлык категорияләрендә Таһир Сәгытдинов, Алик Шәйдуллин, Эдуард Усманов, Тевода Воснонян, Ирек Йосыпов, Рәфис Латыйфуллин бронза медальләр яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турнир узды