Азнакайда «Без бергә» балалар иҗат конкурсы узды
Азнакайда «Без бергә» республика балалар иҗат конкурсының муниципаль этабы узды. Анда мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары гына түгел, педагоглар да катнашты. «Гамәли сәнгать» номинациясендә беренче урынны Балалар иҗат үзәгеннән Камилла Галиева яулады. «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге «Балачак» бию коллективы «Шүрәле-римейк» биюе...
Азнакайда «Без бергә» республика балалар иҗат конкурсының муниципаль этабы узды. Анда мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары гына түгел, педагоглар да катнашты. «Гамәли сәнгать» номинациясендә беренче урынны Балалар иҗат үзәгеннән Камилла Галиева яулады. «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге «Балачак» бию коллективы «Шүрәле-римейк» биюе белән җиңү яулады. «Иң яхшы мастер-класс» номинациясендә Актүбә 2 нче урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Козловага тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев