Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер атнада 10 кеше эчкән килеш руль артына утырган

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. Ул узган атнада Бүләк авылы фермасыннан...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. Ул узган атнада Бүләк авылы фермасыннан 3 баш бозау урлануын хәбәр итеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен саклык чаралары күрергә чакырды.

Законнар көннән-көн катгыйлануга карамастан, үзләренең генә түгел башкаларның да гомерләрен куркыныч астына куеп, эчкән килеш руль артына утыручы шоферларның саны кимеми. Узган атнада шундый ун кеше, аларның бишесе - җомгадан якшәмбегә каршы төнне, тоткарланган. Район башлыгы урынбасары юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда хәвефсезлекне тәэмин итәргә, пропаганда эшләрен тагын да көчәйтергә чакырды.

Районда социаль мошенниклар да "йокламый". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, кырыгалдарлар кармагына эләгә тора.

- Җиңел генә баерга тырышу ысуллары чикләрне белми, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәклеген онытмасак иде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.

Ел башыннан бүгенге көнгәчә районга 405 чит ил гражданы килгән. Әлеге күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16га кимрәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы Эльвира Газизова белдерде. Эш эзләп килүчеләрнең күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр, әрмәннәр һәм таҗиклар тәшкил итә.

Агымдагы елда мигрантларны хезмәткә тарту кагыйдәләрен бозган эш бирүчеләргә карата беркетмәләр төзелеп, штраф салынган.

Наҗәт Нәгыймов чит ил гражданнарын эшкә алганда, йортка-фатирга керткәндә закон таләпләрен сакларга кирәклегенә дә басым ясады.

Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның биш аенда чит ил паспорты алучы азнакайлыларның саны 850 булса, быел аларның саны нибары 250 генә.

Киңәшмә эшенә район башлыгы урынбасары йомгак ясап, юллар торышына, чисталыкка һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бер атнада 10 кеше эчкән килеш руль артына утырган