27 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә бер ир-атның гомере өзелгән
Ел башыннан күпме бәла-каза, күпме үлем-китем. Әллә соң кәбисә елы булгангамы? Соңгы вакытта суга батып үлүчеләрнең саны артты. Татарстанда су коену сезоны башланганнан бирле 27 кеше батып үлгән. Алар арасында 6 бала да бар. 22 июньдә Азнакай районы Сәпәй авыл бүәсендә дә бер ир-атның гомере өзелгән. Суга сикергән ул. Ә...
-
Азнакайда олысы да, кечесе дә күңел ачты
Җәй җитсә, шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре гөрли башлый. Быел беренчеләрдән булып «28 нче квартал» торак милекчеләре шикрәте бәйрәм итте. Солтангалиев урамындагы 31, 33, 29, 29 а, Гагарин урамындагы 35 нче йортларда яшәүчеләрне дәртле көйләр кичке дүрттән үк ишек алдында дәште. Халыкның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел: аш-судан, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды....
-
27 июнь — Яшьләр көне!
Кадерле яшьләребез, барыгызны да күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Яшьлек-ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да. Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл алыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Без сезгә ышанабыз һәм зур...
-
Азнакайда терроризмга каршы профилактика буенча тәрбия чарасы узды
Терроризм 21 нче гасырның трагедиясенә әверелде. Шуңа күрә аңа каршы көрәштә беркем дә читтә калырга тиеш түгел. "Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән терроризм һәм экстремизмга каршы профилактика буенча тәрбия чарасы узды. Гражданнар оборонасы буенча белгеч Ильмира Кәримова терроризмның җәмгыятькә салган зыяны турында сөйләде, һәрчак уяу булырга чакырды....
-
Азнакайда йөзенче пар теркәлде
Җәен туйлар аеруча гөрли. Менә Азнакаебызда да йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен ул икеләтә истәлекле көн булды. Районыбызда шулай түгәрәк сан булып теркәлүче парларны Татарстан мәйданында фонтан янында тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. Игорь белән Айгөлгә дә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле, тату гаилә...
-
Азнакайда чыгарылыш балы
Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне шәһәребезнең Татарстан мәйданы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш балы көнендә. 25 июньдә биредә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды. Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык белән тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга...
-
Азнакайда бер атнада 10 кеше эчкән килеш руль артына утырган
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. Ул узган атнада Бүләк авылы фермасыннан...
-
Азнакайлылар гаризаны да интернет аша яза ала
Балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсация рәвешендә кире кайтарып алу өчен ата-аналар гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрә алачак. 1 июльдән uslugi.tatarstan.ru порталында шундый мөмкинлек булдырыла. Социаль яклау органнарына барып тормый гына компенсация сорап гариза бирергә теләгән әти-әниләр esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлергә...
-
Азнакайлылар ишеттегезме? 7 яшьлек балаларны автокреслосыз йөртергә тәкъдим итәләр
Эчке эшләр министрлыгы 7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртергә тәкъдим иткән. Министрлык төзәтмәләр дә әзерләгән. Ведомство мондый яшьтәге балаларны арткы утыргычта креслосыз гына йөртергә мөмкин дип саный. Әмма 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта автокреслода гына утырып барырга тиеш. Шулай ук 7 яшьтән кечерәкләрне машинада караучысыз калдырырга ярамый. Балаларын...