Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балык тоту турниры узачак

Сезнең иртә таңнан торып елга-күлләргә төшкәнегез бармы? Биредә һичшиксез балыкчыга яки балыкчыларга тап булырсыз. Азнакайлыларның бу һәвәслеге елдан-ел колач ала бара. Җирлегебездә әледән-әле үткәрелеп торган балык тоту турнир-бәйгеләре дә шул хакта сөйли. 26 июльдә чираттагы турнир Туйкә авылы янәшәсендәге күл буенда 10.00 сәгатьтә башланачак. Балыкчыларның "уңышын" чүпләп, чутлап, аларга дәрт...

Сезнең иртә таңнан торып елга-күлләргә төшкәнегез бармы? Биредә һичшиксез балыкчыга яки балыкчыларга тап булырсыз.

Азнакайлыларның бу һәвәслеге елдан-ел колач ала бара. Җирлегебездә әледән-әле үткәрелеп торган балык тоту турнир-бәйгеләре дә шул хакта сөйли.

26 июльдә чираттагы турнир Туйкә авылы янәшәсендәге күл буенда 10.00 сәгатьтә башланачак.

Балыкчыларның "уңышын" чүпләп, чутлап, аларга дәрт биреп торырга тамашачыларны да көтәбез. Килми калмагыз!

Бәйгедә катнашачак командалар балыкчылар клубы рәисе Әнис Низаметдиновка 8-917-259-20-57 телефонына шалтыратсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балык тоту турниры узачак