Азнакайда балык тоту турниры узачак
Хәтерләсәгез, һәвәскәр балыкчыларыбыз, узган санда сезне чираттагы балык тоту ярышына чакырып хәбәр биргән идек, инде хәзер аның урыны үзгәрүе турында җиткерергә ашыгабыз. Кәкре Елга сусаклагычында суны агызу сәбәпле, 17 гыйнварда булачак бу ярышлар Тымытык авылы янәшәсендәге Ык буена күчерелә. Биредә дә балык күп һәм алар сезне көтә. Барлык белешмәләрне +79172560299,...