Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балаларны китапка тарталар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

«Китап уку - гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр" - дип язган бөек рус педагогы В.А.Сухомлинский. Әйе, бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Бу матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган. Якыннарын ул: "Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә....

«Китап уку - гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр" - дип язган бөек рус педагогы В.А.Сухомлинский. Әйе, бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Бу матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган. Якыннарын ул: "Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әммә, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый башлагач, бу омтылыш кими төшә. Әлбәттә, хәзер компьютерлар заманы булгач, бала китап укуга түгел, ә шунда уйнауга күбрәк вакытын сарыф итә. Балаларны китапка тарту максатыннан район үзәк китапханәсендә 7 нче урта мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары һәм өлкән буын китап укучылары белән "Әйтер сүзем бар" дип исемләнгән кызыклы очрашу узды. Хөснетдинов Фәндүс абый, Газизуллина Нәҗибә, Рәшитова Гөлүсә апалар үзләренең бала чактан алып бүгенге көнгә кадәр китапны яратулары хакында сөйләделәр. Чараны әзерләгән һәм алып барган китапханә хезмәткәре Әхмәдиева Әлфия балаларны китап күргәзмәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев