Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды

Халыкара Гаилә көнен районыбызда тантаналы шартларда билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел ЗАГС бүлегендә әлеге уңайдан уздырылган чарада 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Шунысы куанычлы, районда елдан-ел бала туу саны арта. ЗАГС бүлеге мөдире Әлфинур Хәйретдинова белдерүенчә, шәһәр буенча узган ел 15 майга 219 бала теркәлгән булса, быел -...

Халыкара Гаилә көнен районыбызда тантаналы шартларда билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел ЗАГС бүлегендә әлеге уңайдан уздырылган чарада 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Шунысы куанычлы, районда елдан-ел бала туу саны арта. ЗАГС бүлеге мөдире Әлфинур Хәйретдинова белдерүенчә, шәһәр буенча узган ел 15 майга 219 бала теркәлгән булса, быел - 260. Хәзерге яшьләр бер-ике бала белән генә чикләнми, ишле гаилә - бай гаилә дигән фикердә.

Икесе дә "Нефтемаш" заводында эшләүче Ильмира һәм Равил Гыйбадулиннар әнә ике малай һәм бер кызлары янына дүртенчесен алып кайтканнар. Үзенә иптәшкә кыз көтсә дә, Альмира кечкенә энекәшенә бик шат.

-Йорт сатып алган идек, ана капиталын шунда кертәчәкбез, - диләр Гыйбадулиннар.

Ә Урсайдан Гүзәлия һәм Нәфис Мостафиннарның ике кыздан соң малай тугач, башлары күккә тигән.

-Йорт салдым, агач утырттым, инде исән-сау ул үстерергә дә язсын, - ди Нәфис нәсел дәвамчысына куанып.

Гаиләләргә сертификатларны Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйкова тапшырды һәм изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды