Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 33 гаиләгә янгын турында хәбәр бирү җайланмасы куелган

Агымдагы елда Азнакай районында барлыгы 29 янгын булган. Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү; электр җиһазларыннан файлалану кагыйдәләрен сакламау; транспорт чараларының төзексезлеге, ут төртү, яшен сугу һәм башкалар. Быел янгыннарда 3 кеше һәлак булган. "Кызыл әтәч" һәммәбезнең йортын шакырга мөмкин. Үлемгә китерүче янгыннарның күбесе төнлә, кеше йоклаган вакытта...

Агымдагы елда Азнакай районында барлыгы 29 янгын булган. Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү; электр җиһазларыннан файлалану кагыйдәләрен сакламау; транспорт чараларының төзексезлеге, ут төртү, яшен сугу һәм башкалар. Быел янгыннарда 3 кеше һәлак булган.

"Кызыл әтәч" һәммәбезнең йортын шакырга мөмкин. Үлемгә китерүче янгыннарның күбесе төнлә, кеше йоклаган вакытта була. Нәкъ менә шул чорда ул төтен исен сизми. Монда безгә янгын турында хәбәр бирүче автоном җиһазлар ярдәмгә килә. Шундый җайланмалар куеп, сез үзегезнең иминлегезне саклап кала аласыз.

Статистика мәгълүматлары салкыннар килү белән, янгыннарның артуын да кисәтә. Шуңа күрә бу елның көзендә Республика җитәкчелеге күрсәтмәсе һәм " Торак - 2016" операциясе чикләрендә 87 нче янгын часте, халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә социаль яклауга мохтаҗ һәм күпбалалы 33 гаиләгә шундый җиһазлар куелды. Бер үк вакытта янгын белгечләре әти-әниләр, балалар белән инструктаж уздырдылар. Балаларга ут белән уйнауның нинди күңелсез хәлләргә китерүен, янгын чыга калса, ниләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

Азнакай янгын күзәтчелеге

һәм профилактика эше бүлеге матбугат хезмәте

Фото signalius.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда 33 гаиләгә янгын турында хәбәр  бирү  җайланмасы куелган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 33 гаиләгә янгын турында хәбәр бирү җайланмасы куелган