Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайча дөге ашы

Дөгене барлык халыклар да яратып ашый. Элек ул көнчыгыш илләрендә яшәүче халыкларның төп ризыгы булган, хәзер исә дөгенең файдасы бөтен кешегә дә мәгълүм. Үз рационына аны дөньяның барлык халыклары да кертте дип әйтсәк, ялгышмабыз. Ашның нигезе - шулпаны, үзегез теләгән иттән әзерли аласыз. Майсыз шулпа теләсәгез, майсыз итле җирен генә...

Дөгене барлык халыклар да яратып ашый. Элек ул көнчыгыш илләрендә яшәүче халыкларның төп ризыгы булган, хәзер исә дөгенең файдасы бөтен кешегә дә мәгълүм. Үз рационына аны дөньяның барлык халыклары да кертте дип әйтсәк, ялгышмабыз.

Ашның нигезе - шулпаны, үзегез теләгән иттән әзерли аласыз. Майсыз шулпа теләсәгез, майсыз итле җирен генә салыгыз. Куе шулпа ясар өчен сөякле җире кирәк булачак.

Ит шулпасы әзерлибез, тозлыйбыз, Итне шулпадан чыгарабыз. Шулпаны сөзәбез.

Суган, бәрәңге һәм итләч борычны шакмаклап турыйбыз. Кишерне уртача кыргыч аша чыгарабыз. Сарымсакны бик вак итеп турыйбыз.

Помидорның тышын әрчибез, шакмаклап турыйбыз.

Дөгене агып торган суда юабыз.

Яшелчә һәм дөгене шулпага берьюлы салабыз. Болгатабыз. Борыч, кипкән яшел үлән салабыз. Әзер булганчы пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Дөгенең бүртә торган гадәте бар, шуңа күрә аны ашка чамалап салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайча дөге ашы