Азнакайча дөге ашы
Дөгене барлык халыклар да яратып ашый. Элек ул көнчыгыш илләрендә яшәүче халыкларның төп ризыгы булган, хәзер исә дөгенең файдасы бөтен кешегә дә мәгълүм. Үз рационына аны дөньяның барлык халыклары да кертте дип әйтсәк, ялгышмабыз.
Ашның нигезе - шулпаны, үзегез теләгән иттән әзерли аласыз. Майсыз шулпа теләсәгез, майсыз итле җирен генә...