Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлеге – Россиякүләм җиңүче

Чисталык һәм тәртип, позитив эш халәте, һәркем үз вазифасын белеп һәм яратып башкара, игътибарлы, елмаеп торган шәфкать ияләре, югары категорияле табиблар, кирәкле бүлеккә пациентларны уңайлы шартлар тудырып һәм тиз арада озатып кую... - Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан Азнакай үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлегенә бирелгән бәя-билгеләмәләрнең беразы гына әле бу. Әйтергә кирәк,...

Чисталык һәм тәртип, позитив эш халәте, һәркем үз вазифасын белеп һәм яратып башкара, игътибарлы, елмаеп торган шәфкать ияләре, югары категорияле табиблар, кирәкле бүлеккә пациентларны уңайлы шартлар тудырып һәм тиз арада озатып кую... - Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан Азнакай үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлегенә бирелгән бәя-билгеләмәләрнең беразы гына әле бу. Әйтергә кирәк, район сәламәтлек саклау өлкәсенең визит карточкасы саналган бүлекнең көндәлек тормышында конкурс куйган таләпләрнең һәммәсе дә инде күптән тудырылган һәм алар тиешенчә үтәлеп килә дә.
Биредә 24 хезмәткәр эшли. Көненә 30-40лап пациентны кабул итәләр. Кабул итү бүлегенең табиб-хирургы Хәким Измайлов һәм кизү торган табиб аларга медицина тикшерүе үткәрә, алга таба дәвалау билгелиләр. Кирәк булса, башка тар белгечлекләр, УЗИ, рентген, ФГДС кабинетлары белгечләре дә чакырыла. Стационарга ятучылар санитария - гигиена таләпләрен үтәгәч, бүлеккә озатыла, ә инде дәвалану өендә дә мөмкин булганнарга консультация-күрсәтмәләр бирелә. Әнә шулай һәркем үз вазифасын белеп, оператив башкарганлыктан, чиратлар да, ыгы-зыгы да юк. Биредәге заманча җиһазланыш, тәртип-чисталыкка күз төшә.
-Шундый да мәртәбәле бәйгедә ничек катнашырга иттегез? Ни дисәң дә таләпләр Азнакай кебек кечкенә калаларга да, Мәскәү, Омск, Чиләбе, Санкт-Петербург кебек илнең зур шәһәрләренә дә бер үк булган? - дип сорыйм чирек гасыр ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән, соңгы 3 елда бүлекне җитәкләгән Маргарита Камалетдиновадан.
-Үзебез алдыра торган медицина журналында кабул итү бүлекләре эшчәнлегенә багышланган бәйге игълан ителгәч, кызлар белән: "Ә нигә безгә дә катнашып карамаска соң әле?" - дип сөйләштек, киңәштек тә, материаллар туплап җибәрдек.
Компетентлы жюриның тәфсилле анализ нәтиҗәләре азнакайлылар өчен куанычлы хәбәр алып килә: "Үрнәк тәртип" номинациясендә Азнакай үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлеге җиңү яулый. Шул ук журналда бәйгегә анализ ясалган, бүлек эшчәнлеге дә яктыртылган.
Әйе, коллективның гына түгел, районыбыз өчен зур шатлык, мөһим вакыйга бу. Киләчәктә дә шулай яхшы бәя генә алып, уңышлы эшләргә, куанычлы хәбәрләр, рәхмәт сүзләре генә ишетергә язсын!
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлеге – Россиякүләм җиңүче