Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары Әлмәт ветераннары белән очрашты

Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылына очрашуга барды. Колшәриплеләр безне бик җылы каршы алды. Берсеннән-берсе эчтәлекле, дустанә мөнәсәбәтләр бөркелеп торган чыгышлар, үзешчән сәнгать осталарының җырлары, биюләре белән үрелеп барган очрашу көткәннән дә уңышлырак һәм күңеллерәк узды. Очрашудагыларны Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветераннар советлары...

Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылына очрашуга барды. Колшәриплеләр безне бик җылы каршы алды.

Берсеннән-берсе эчтәлекле, дустанә мөнәсәбәтләр бөркелеп торган чыгышлар, үзешчән сәнгать осталарының җырлары, биюләре белән үрелеп барган очрашу көткәннән дә уңышлырак һәм күңеллерәк узды.


Очрашудагыларны Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветераннар советлары рәисләре Васыйл Хуҗиәхмәтов, Миргасим Кәримов сәламләделәр. Программага шулай ук Әлмәт язучылар берлегеннән күренекле язучылар, шагыйрьләрнең дә чыгышлары кертелгән иде.
Җылы, эчкерсез аралашу мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.


Декабрь аенда без үз чиратыбызда колшәриплеләрне Тымытык авылына кунакка чакырып кайттык.
Район һәм авыллар арасында дуслык җепләре сузу кирәкле чара. Башка авыл җирлекләре ветераннарын да безнең башлангычка кушылырга чакырам.

Радик СОЛТАНОВ,

Тымытык авыл җирлеге ветераннар советы рәисе

Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннары Әлмәт ветераннары белән очрашты