Азнакай ветераннары Әлмәт ветераннары белән очрашты
Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылына очрашуга барды. Колшәриплеләр безне бик җылы каршы алды.
Берсеннән-берсе эчтәлекле, дустанә мөнәсәбәтләр бөркелеп торган чыгышлар, үзешчән сәнгать осталарының җырлары, биюләре белән үрелеп барган очрашу көткәннән дә уңышлырак һәм күңеллерәк узды.
Очрашудагыларны Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветераннар советлары...