Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урманнарына аю каян килгән?

Көн туса яңа хәбәр дигәндәй, соңгы ике атнада социаль челтәрләрдә Азнакай урманнарына “килгән” аюлар хакындагы видеоязма кемгә генә килмәде икән?

Аю эзләрен Сукаеш урманнарында күргәннәре турында да яздылар.  

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат дөрескә туры килми.

– Безнең урманнарда аюларның булганы юк, алар монда яши дә алмый. Урманда еш булабыз, бер очрамаса, бер очрарлар иде. Узган ел бүре көтүе турында видео таралган иде, быелгы хәбәр дә дөрес түгел. Башкортстан якларында аюлар юк түгел, видео шул районнарда төшерелгән булуы мөмкин, –  диде комитет инспекторы Рөстәм Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев