Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урамнарын бизәүдә Бибинур Фәрукшинага тиңнәр юктыр

Мәхмүт Хәсәнов урамы, 29 нчы йорт янындагы мәйданчыкта, юл буендагы матур күренешләргә гел сокланып йөрдем. Кулдан ясалган әкият геройлары, чәчәкләрдән торган шушы сихри күренешне күрсәтергә оныкларымны да гел алып килә идем. "Бу матурлыкны кем тудыра икән?" дип, шул тирәдәге "Изге" кибетенә дә кереп сорадым. - Бер апа ясый аларны, -...

Мәхмүт Хәсәнов урамы, 29 нчы йорт янындагы мәйданчыкта, юл буендагы матур күренешләргә гел сокланып йөрдем. Кулдан ясалган әкият геройлары, чәчәкләрдән торган шушы сихри күренешне күрсәтергә оныкларымны да гел алып килә идем. "Бу матурлыкны кем тудыра икән?" дип, шул тирәдәге "Изге" кибетенә дә кереп сорадым.

- Бер апа ясый аларны, - диделәр сатучы кызлар.

Көннәрдән бер көнне әлеге ханымны үзем дә очраттым. Чәчәк түтәлләрен йомшартып, гөлләр утыртып мәш килә иде. Сүзгә-сүз бәйләнеп китте. Ул да мине "Татарстан яшьләре"нә, районыбызның "Маяк" газетасына язган мәкаләләрем буенча яхшы белә икән.

- Узган ел биредә көянтәле кыз һәм гармунлы егет тә, кое да бар иде бит? - дим.

- И-и-и, кызын урлап киттеләр, коены ваттылар шул. Сиртмәле коены өлкән апалар яшьлекләрен искә төшерсеннәр, дип ясаган идем. Чыннан да: "Гел безнең яшь чаклар" дип сокланып карап торалар иде аларга әбиләр.

- Пальмаларың, чәчәк аткан агачларың да бар иде.

- Гел җимереп торгач, авырулар күреп шатланырлар, анда ватмаслар, дип хастаханә ишек алдына да илттем кайберләрен. Тамчы гөлемне дә алып чыгып утырттым. Өч наратымның гына берсе корыды.

- Болай могъҗизалар тудырырга ничек кызыксынып киттең, барын да каян уйлап табасың, Бибинур?

- Кайсыларын журналлардан алам, кайсыларын төннәр буе уйлап ятам да, иртән торып ясый башлыйм

Ә бер көнне кызыксынып аның өенә үк керәсе иттем. Нурлы ап-ак өй. Кая карама гөлләр, гөлләр... Ә инде иҗатка килгәндә, фантазиягә чикләр юк монда. Төсле банка капкачлары да, мармелад конфеты да, шешәләр дә... һәммәсе иҗат чималына әверелгән.

- Мин яшьтән үк начар күрәм. Тормыш иптәшем бик яхшы кеше булды. "Өй эше дә җитә сиңа, үзеңне, балаларны сакла!" - ди торган иде. Иртә бакыйлыкка күчте, - дип сагынып искә алды ул бергә-бергә гомер иткән, бер ул белән бер кыз тәрбияләп үстергән сөекле ире Габделнәфыйк турында.

- Шулай көн-төн утырып кешеләргә матурлык тудырып та, хезмәтеңне җимереп киткәч, авырдыр бит. "Туктыйм"дигән чакларың булмадымы?

- Кешеләрнең соклануы рәхәтлек бирә, эшкә дәрт өсти, ясаган саен ясыйсы килә. Үземнең дә барча кешеләрне дә шатландырасым килә. Яраткан шөгылем белән авыруымны да онытып торам, - дип җавап бирде Бибинур Фәрукшина.

Яшәгән җиребез шундый алтын куллы, саф күңелле, игелекле кешеләре белән матур бит безнең.

Әлфинур ГАЛИЕВА, Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урамнарын бизәүдә Бибинур Фәрукшинага тиңнәр юктыр