Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучылары белем дә бирә, бәйрәм дә итә беләләр

Озын уку елы да, төн йокыларын качырган дәүләт имтиханнары да тәмам. Ниһаять, укучылар гына түгел, укытучылар да җиңел сулап куйды. Алай гына да түгел, 29 июньдә зурлап Сабантуй мәйданында бәйрәм дә иттеләр. Елдагыча, бу көнне район һәм республика конкурсында җиңүчеләр, профсоюз лидерлары, ветераннар, яшь белгечләр, үзешчән сәнгать смотр-конкурсында алдынгылыкны яулаган...

Озын уку елы да, төн йокыларын качырган дәүләт имтиханнары да тәмам. Ниһаять, укучылар гына түгел, укытучылар да җиңел сулап куйды. Алай гына да түгел, 29 июньдә зурлап Сабантуй мәйданында бәйрәм дә иттеләр.

Елдагыча, бу көнне район һәм республика конкурсында җиңүчеләр, профсоюз лидерлары, ветераннар, яшь белгечләр, үзешчән сәнгать смотр-конкурсында алдынгылыкны яулаган иҗат төркемнәре, армый-талмый укучыларга белем һәм тәрбия бирүче мәктәп коллективлары исеменә иң җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Бәйрәм милли уеннар, кызыклы бәйгеләр, җыр-моң белән үрелеп барды.

- Быелгы уку елын Азнакай педагоглары яхшы сыйфат күрсәткечләре белән тәмамлады. Балалар - ул безнең киләчәгебез. Сезнең эш бик җаваплы: районыбыз, республикабыз, илебезнең әнә шул киләчәгенә нигез саласыз. Бары чын күңел биреп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була, рәхмәт сезгә, - дип сәламләде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. Ул аеруча уңышларга ирешкән педагогларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Ә уңышларга сокланмый мөмкин түгел. 6 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Фиалка Солтангирова «Ел укытучысы-2016» һөнәри осталык конкурсының финалына чыкты.

- Бу бәйге мине укытырга гына түгел, укырга да өйрәтте. Үз-үзеңә бәя арта, күзаллавың киңәя, башкаларның тәҗрибәсен үзләштерәсең, яңа дуслар табасың, - ди ул.

7 нче мәктәптән Рәмзия Зарипова һәм Фирүзә Кашапова, 9 нчы мәктәптән Лилия Исмәгыйлова һәм Флера Хәйретдинова «Укытучы-мастер» республика грантына лаек булган. 9 нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы Зөлфия Галимова - «Ел остазы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалисты. Тымытык урта мәктәбе икенче тапкыр Татарстанның 100 яхшы мәктәпләр исемлегенә кергән.

Педагоглар сафы яңа кадрлар белән тулыланып тора. Быелгы уку елында районга 21 яшь белгеч кайткан.

- Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы - районда гына түгел, республикада иң көчлеләрдән. Бу аның тынгысыз җитәкчесе Рәмзия Хәсәновага да нык бәйле. Бер генә чара да профсоюзлардан башка узмый. Менә бүген дә искиткеч матур, бик күңелле бәйрәм үтте, - ди Актүбә коррекцион мәктәбенең башлангыч профсоюз комитеты җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина.

Профсоюз комитетлары рәисләре төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Быел Азнакай 6 нчы мәктәбе «Педагогларның иҗади потенциалын үстерү» республика конкурсында «Иң яхшы коллектив килешү» номинациясендә җиңү яулаган.

Ветераннар да ел саен бу бәйрәмне сагынып көтеп ала.

- Безнең өчен элекке хезмәттәшләр белән очрашу, ярышларда катнашып, тәнгә дә, җанга да шифа алып кайту ул, - ди Татьяна Галактионова.

Районыбыз педагоглары белем бирүдә генә түгел, мәдәният, спорт өлкәсендә дә сынатмыйлар. Иҗат төркеме елның-елында үзешчән сәнгать смотрында алдынгылыкны тота. Быел гран-прига лаек булды. Мәгариф хезмәткәрләренең республика кышкы спартакиадасында азнакайлылар командасы дүртенче урынны яулады. Азнакай 1 нче урта мәктәбе «Спорт - начар гадәтләргә алмаш» Бөтенроссия акциясенең республика этабында 2 нче урынга чыкты.

Педагоглар бар яктан да уңган-булганлыкларын бу бәйрәмдә дә исбатладылар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучылары белем дә бирә, бәйрәм дә итә беләләр