Азнакай укытучылары белем дә бирә, бәйрәм дә итә беләләр
Озын уку елы да, төн йокыларын качырган дәүләт имтиханнары да тәмам. Ниһаять, укучылар гына түгел, укытучылар да җиңел сулап куйды. Алай гына да түгел, 29 июньдә зурлап Сабантуй мәйданында бәйрәм дә иттеләр.
Елдагыча, бу көнне район һәм республика конкурсында җиңүчеләр, профсоюз лидерлары, ветераннар, яшь белгечләр, үзешчән сәнгать смотр-конкурсында алдынгылыкны яулаган...