Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары форумнан тәҗрибә туплап кайтты

Азнакай муниципаль районының төрле мәктәпләреннән олимпиадалар-конкурсларда җиңү яулаган 23 укучы Изге Биләр җирендә - IV Халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумына бару бәхетенә иреште. Алар төрле кызыклы мастер-класслар, тренингларда катнаштылар. Һәр бала күңеленә ошаган дәрестә белем һәм тәҗрибә туплый алды. Темалары да күптөрле: шәхси уныш һәм эффектлылык; уңыш һәм карьера белән...

Азнакай муниципаль районының төрле мәктәпләреннән олимпиадалар-конкурсларда җиңү яулаган 23 укучы Изге Биләр җирендә - IV Халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумына бару бәхетенә иреште.

Алар төрле кызыклы мастер-класслар, тренингларда катнаштылар. Һәр бала күңеленә ошаган дәрестә белем һәм тәҗрибә туплый алды. Темалары да күптөрле: шәхси уныш һәм эффектлылык; уңыш һәм карьера белән идарә итү; фән һәм IT; кул эшләре.

Күмәк биюләр, якын дуслар, танышулар... Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә, Биләр җирендә, чын мәгънәсендә, күңелле тормыш кайный! Юкка гына бу җирне изге җир дип әйтмиләр! "Изге чишмә янына килүгә, ничектер бөтен борчулар онытыла, күңел тынычлана," - дип кайтты балалар.

Илнең киләчәге - сәләтле балаларда. Форумда катнашып, аларга тагын да үсәргә мөмкинлек тудырган өчен барлык ата-аналар район җитәкчелегенә һәм мәгариф идарәсенә зур рәхмәтле.

Гүзәл Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары форумнан тәҗрибә туплап кайтты