Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары бу җәйдә дә хезмәт хакы алачаклар

Җәйге каникул башландымы, күп кенә әти-әниләр үсмер балалары белән ни кылырга белми баш вата. Аларның көн буена өйдә үзләрен генә калдырсаң, компьютердан "төшмиләр", чыгып китеп әллә нинди күңелсезлекләргә тару куркынычы да бар. Мәшгульлек үзәге ел да бу мәсьәләне чишеп, аларга ярдәмгә килә. 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын...

Җәйге каникул башландымы, күп кенә әти-әниләр үсмер балалары белән ни кылырга белми баш вата. Аларның көн буена өйдә үзләрен генә калдырсаң, компьютердан "төшмиләр", чыгып китеп әллә нинди күңелсезлекләргә тару куркынычы да бар.

Мәшгульлек үзәге ел да бу мәсьәләне чишеп, аларга ярдәмгә килә. 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын файдалы итеп оештыру буенча максатчан программа һәр елны уңышлы тормышка ашырылып килә.


Яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыруның максаты - коллективта тәҗрибә туплату, үзләренә яңа дуслар табу, һөнәр-белгечлекләр белән якыннан танышу, үсмерләрнең караучысыз йөрүенә чик кую, аларны социаль яклау һ.б. Аннары, кесәләренә әз-мәз акча да керә дигән сүз бит әле.


Быел бу юнәлештә ниләр эшләнүе белән кызыксынып, без мәшгульлек үзәге белгечләренә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


- Җәйге каникул чорында районыбызның ничә укучысы эшкә урнаштырылачак?


- Хәзерге вакытта моңа ныклы әзерлек бара - эш бирүчеләр эзлибез. Быел җәйлектә 750ләп укучы баланы эшкә урнаштыру күздә тотыла. Әлбәттә, иң беренче чиратта өстенлек авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә биреләчәк, ягъни ишле, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдәге, әти-әниләре эшсез булганнар, профилактика системасы учреждениеләрендә һәм органнарында исәптә торучылар, ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән үсмерләргә бирелә.


- Аларга нинди төр эшләр тәкъдим ителәчәк?


- Яшүсмерләргә тәкъдим ителәчәк эшләр төрле, кемгә кайсы ошый. Урамнар, паркларда агачлар-чәчәкләр утырту, мәктәп ишегалларын, шәһәр скверлары һәм паркларын, мемориаллар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне җыештыру, төзекләндерү. Уку йортларында (мәктәпләр, балалар бакчаларында) ремонт-төзелеш эшләре. Предприятиеләр һәм оешмаларда төрле ярдәм эшләре, мәктәп яны лагерьларында ял оештыру. Социаль хезмәт күрсәтү - өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү. Авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләр.

- Закон буенча аларга махсус эш нормалары да билгеләнгәндер?


- Әйе. Балаларны икътисади файдаланудан, аларның сәламәтлегенә, рухи халәтенә, әхлагына зыян сала торган эш-гамәлләрдән яклау, саклау - безнең төп бурыч булып тора. Әлеге максаттан закон белән хезмәткә тартуның минималь яше (16, ә инде үсмернең сәламәтлегенә зыян сала торган эш булмаганда, укуына зыян килерлек булмаганда, әти-әни яки опека һәм попечительлек органы рөхсәте булганда, 14 яшьтән) билгеләнгән, эш шартларында аерым таләпләр куелган, эш режимы һәм ял итү вакытына ташлама ясалган, хезмәт килешүен туктатуда да шартлар башкача.


Яшүсмерләрне зарарлы эш шартлары булган, җир асты, әхлакый зыянлы (төнге клублар, производствода, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар белән бәйле) эшләргә тарту закон белән тыела.


18 яшькәчә үсмерне эшкә алганда медицина тикшерүе үткәрелә, ул эш бирүче хисабына башкарыла.


- Яшүсмерләргә эш вакыты шулай ук кыскартыла торгандыр?


- Һичшиксез. 16 яшькә кадәр булганнарга эш атнасы 24 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Ә инде 16-18 яшьлекләргә ул 35 сәгатьтән артмый. Көнлек эш (смена) 15-16 яшьлекләр өчен - 5 сәгать, 16-18 яшьлекләргә - 7 сәгать. Әлеге таләпләр сакланмаганда, тиешле затлар, җитәкчелек, оешма административ җаваплылыкка тартыла.


- Балигъ булмаганнарның хезмәтенә түләү һәм эшкә урнашу өчен кирәкле документлар турында да әйтеп китсәгез иде.


- Вакытлыча эш өчен эш бирүче хезмәт хакы түләргә бурычлы. Аның күләме айлык баланстагы эш вакыты үтәлгәндә үсмерләрнең яшь категориясе өчен каралган хезмәткә түләүнең минималь күләменнән ким булмаска тиеш.

Оешмада алынган хезмәт хакына өстәп, эш вакытының айлык нормасы үтәлгәндә, мәшгульлек үзәге 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтәчәк.

Эшкә урнашканда 15 яшькәчә булганнарның әтисе яки әнисенең (опекун, попечительлнең) язмача рөхсәте, саклык кенәгәсе (картасы), паспорты яки аны алыштыручы документы, сәламәтлеге турында белешмә, дәүләт пенсия иминияте таныклыгы, салым түләүче буларак шәхси номеры (ИНН) булу кирәк.


Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча сорауларыгыз туса, 7-56-89, 7-49-57 телефоннары аша шалтырата аласыз.


14 яшьтән 18 яшькәчә балаларны эшкә алучыларның барсын да мәшгульлек үзәге белән үзара эшчәнлек турында килешү төзергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары бу җәйдә дә хезмәт хакы алачаклар