Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 23 апрельдән Республика территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде. Мәгълүм булганча, язгы- җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Ихата, йорт тирәләрендә, бакчаларда җыештыру һәм чүп-чар ягу да моңа сәбәп булып килә. Битараф хуҗаларның йорт, төзелешләр янында чүп-чар ягып, аны сүндермичә калдыру очраклары да күп....

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 23 апрельдән Республика территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде.

Мәгълүм булганча, язгы- җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Ихата, йорт тирәләрендә, бакчаларда җыештыру һәм чүп-чар ягу да моңа сәбәп булып килә. Битараф хуҗаларның йорт, төзелешләр янында чүп-чар ягып, аны сүндермичә калдыру очраклары да күп.

Көннәр җылытуга, янгын сүндерүчеләр өчен дә "урак өсте" башлана. Алар бик еш коры үлән һәм чүп-чар яндырудан чыккан янгыннарга баралар. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исләренә төшерү зыян итмәс.

Беркайчан да балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз, бакча участоклары, су алу урыннарына юлны ачык калдырыгыз; коры үлән, төзелеш калдыклары, чүп-чарны җыеп түгегез! Торак йортлар янына су белән мичкә куегыз, янгын сүндерү җиһазлары хәзерлектә булсын. Янгынның беренче билгеләрен тоюга ук 01, 7-20-01 һәм кәрәзле телефон аша 112 телефонына шалтыратыгыз. Янгынны үзең сүндерү бары тик башлангыч чорында гына рөхсәт ителә.

Язгы-җәйге чорда торак йортларда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә рейдлар уздырыла. Янгын кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие җитәкчеләре, йорт хуҗаларына җыелган чүп-чарны яндырмаска, ә чүп түгү урыннарына чыгарырга киңәш итәбез. Сак һәм игътибарлы булыгыз!

Равил ХӨСӘЕНОВ, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде