Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчесе “Татарстаннның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды

Сишәмбе көнне Казанда "Пирамида" сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәмнәре уңаеннан Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә безнең Азнакай делегациясе дә катнашты. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаштык....

Сишәмбе көнне Казанда "Пирамида" сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәмнәре уңаеннан Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә безнең Азнакай делегациясе дә катнашты. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаштык.

- Җөмһүриятебез җитәкчелегенең ел саен менә шулай җыеп, зур бәйрәм төсендә хөрмәтләве өчен бик рәхмәтлебез, - диде ул. - Шунысы куанычлы: йөзебез якты, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән уңышлары өчен горурланып утырдык. Тантанада күрсәтелгән слайдларда да азнакайлыларның эш тәҗрибәсен күпләргә үрнәк итеп куйдылар. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы җитәкчелегендәге команданың яхшы эшләвен, соңгы ике ел эчендә азнакайлыларның элеккеге даннарын кайтаруын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Һава шартларының авыр килүенә карамастан, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта ул алга шактый бурычлар да куйды. Россиягә карата Көнбатыш санкцияләренең безгә комачауламыйча, киресенчә конкуренцияле шартларда сыйфатлы продукция җитештерергә этәргеч булырга тиешлеген әйтеп үтте.

Без район халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатыннан мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Үз яшелчәбез, ит-сөт, икмәгебез булсын өчен һәр хуҗалык, фермер, гаилә фермалары белән бергәләп, бердәм булып эшләү, яңа сортлар өстендә эшләү, заманча агротехник чаралар, технологияләрне үзләштерү... бурычы куела. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең базарда ихтыяҗ тудырырлык сыйфатлы продукция җитештерергә бар мөмкинлекләре дә бар. Бәйрәмебезне югары хезмәт уңышлары белән каршы алабыз. Азнакайлылар менә инде ике ел рәттән республикада иң күп икмәкне җитештерәләр. Без алга таба чәчүлек җирләрне арттырып, бөртеклеләрнең тулай җыемын (быел 150 мең тонна ашлык җитештердек) 160-180 мең тоннага (!) кадәр җиткерү бурычын куябыз.

Сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсе дә узган ел белән чагыштырганда 5-6 процентка артты. Тиздән Актүбә бистәсендә мега-ферма эшли башлаячак. Ул халкыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү, яңа эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия. Моннан кала мега-ферма кырында 2 мең баш үгезбозау һәм таналарга исәпләнгән симертү мәйданы төзелә.

- Бәйрәм бүләксез булмый?

- Әлбәттә, "Марс" хуҗалыгының алдынгы терлекчесе Минзилә Сөнәгатовага "Татарстаннның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелүе һәм әлеге бүләкне Президент кулыннан алуы безнең өчен зур горурлык булды. Безнең делегация составында да алдынгылар: алар арасында аксакал-авыл хуҗалыгы ветераны Хәбип Баянов, "Тукай" хуҗалыгы механизаторы Инсаф Мияссәров, "Союз-Агро" ҖЧҖнең Карамалы бүлегеннән сыер савучы Айзирәк Исаева, "Кәримов Ф.Р." хуҗалыгы комбайнчысы Данил Абдуллин һәм фермер үзе Фәнүс Кәримов, "Азнакай"АФ" җәмгыяте агрономы Илдус Аитов, "Азнакай фермеры" ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов, "Агро-ТНГС-И" хуҗалыгы машина йөртүчесе Нәсих Хәйретдинов бар иде. Алга таба республика күләмендә яшь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен дә хөрмәтләү булачак. Анда безнең яшь комбайнчы егетебез Ислам Кәримов барачак.

Ирешкән уңышларыбыз барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртак хезмәт җимеше ул. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тәбрик итәм, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим. Алга таба да бердәм булып яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Рәсемдә: Алдынгы терлекче Минзилә Сөнәгатова бүләкне Президентның үз кулыннан алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчесе “Татарстаннның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды