Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрен һәм районын кардан чистарту өчен 70 тән артык техника кулланылачак

Кышын машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә киртә тудырмау өчен юлларны, тротуарларны, ишек алларын тәртиптә тоту өчен комплекслы эш башкарыла: кардан арындыру, чистарту, бозлавыклар булдырмау – һәммәсе дә халык иминлеген тәэмин итү максатында эшләнелә.

“Чанаңны җәйдән әзерлә”, дигән макәләне истә тотып, кичә кар чистарту белән шөгыльләнүче оешмалар техникаларын күрсәтү парадын оештырды. Аларның әзерлеген гадәттәгечә, район башлыгы Марсель Шәйдуллин карап үтте.

Кышын машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә киртә тудырмау өчен юлларны, тротуарларны, ишек алларын тәртиптә тоту өчен комплекслы эш башкарыла: кардан арындыру, чистарту, бозлавыклар булдырмау – һәммәсе дә халык иминлеген тәэмин итү максатында эшләнелә.

Азнакай юлларының чисталыгын контрольдә тотучы яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе (МППБиО) юлларны чистарту максатында 20 дән артык техника әзерләп куйган. Автомобиль юллары идарәсе әлеге максаттан 59 данә махсуслаштырылган техника кулланырга планлаштыра.

– Кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә, шуңа күрә техниканың әзерлеген без бүгеннән үк карап куярга тиеш, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин. Ул шоферларның эш шартлары, хезмәт хакы белән дә кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев