Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев:"Коррупциягә юл куймаска"

Азнакай муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагына куелган ике мәсьәлә буенча фикер алышуда хокук саклау органнары вәкилләре, хакимиятнең җаваплы затлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, комиссия составындагы әгъзалар катнашты. Беренче сорау буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Раулова узган уку елында коррупциягә каршы...

Азнакай муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн кадагына куелган ике мәсьәлә буенча фикер алышуда хокук саклау органнары вәкилләре, хакимиятнең җаваплы затлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, комиссия составындагы әгъзалар катнашты.

Беренче сорау буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Раулова узган уку елында коррупциягә каршы көрәш программасы кысаларында башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

-Белем бирү учреждениеләрендә, мәгариф идарәсендә коррупциягә каршы көрәш даими алып барыла. Мәгълүмати стендлар булдырылган, халык мөрәҗәгате өчен махсус тартмалар куелган. Балалар бакчаларга электрон чират буенча кабул ителә, - дип белдерде ул үз чыгышында.

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов ЮХИДИ бүлегендә коррупциягә каршы алып барылган чаралар белән таныштырды. Мондый төр җинаятьләрне булдырмау максатында бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенә хезмәткәрләр тикшерү аша үтеп кенә алына. ЮХИДИ инспекторларын контрольдә тоту өченбүлекләр, транспорт чаралары видеокамералар белән җиһазландырылган. Шәхси состав арасында һәрвакыт тәрбияви чаралар үткәрелә.

Утырыш барышында Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев:

-Мәктәп, балалар бакчаларында ремонт эшләре алып бару, китаплар сатып алу бары тик закон нигезендә башкарылырга тиеш. Беркем дә мәҗбүри рәвештә акча таләп итә алмый, - дип ассызыклады.

Шул ук вакытта хәлле ата-аналарның меценатлык ярдәме күрсәтәсе килә икән, мондый игелекле адымны хупларга кирәк. Ләкин барысы да закон кысаларында булырга тиеш дигән фикер дә күтәрелде бу көнне.

Комиссия утырышын йомгаклап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин:

-Коррупция белән бергә көрәшкәндә генә аны тамырыннан бетереп була. Бу вакытта район, шәһәр халкы да читтә калмаска тиеш, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев: