Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында Герой исеме мәңгеләштерелде

Татарстанда игълан ителгән «Герой исеме - мәктәпкә» проекты нигезендә Сарлы урта мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтов исеме мәңгеләштерелде - истәлек тактасы ачылды. Утлы сугыш юлларын үтеп, авыл Советы рәисе, колхоз җитәкчесе булып эшләү дәверендә хуҗалыкны аякка бастыруда зур көч куйган, районда беренчеләрдән булып әлеге мәртәбәле исемгә лаек булган ветеран...

Татарстанда игълан ителгән «Герой исеме - мәктәпкә» проекты нигезендә Сарлы урта мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтов исеме мәңгеләштерелде - истәлек тактасы ачылды.
Утлы сугыш юлларын үтеп, авыл Советы рәисе, колхоз җитәкчесе булып эшләү дәверендә хуҗалыкны аякка бастыруда зур көч куйган, районда беренчеләрдән булып әлеге мәртәбәле исемгә лаек булган ветеран белән горурланып яшибез.
Тантанада район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, мәгариф идарәсе вәкилләре, Вәгыйз аганың балалары, оныклары, авылыбыз ветераннары катнаштылар, герой белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.
Минзилә Мөхәммәдиева,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында Герой исеме мәңгеләштерелде