Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилее гөрләп узды

Өздереп кошлар сайраган, гөл-чәчәкле ямьле җәй айларында районыбызда табигать кочагында Сабан туйлары, авыл, урам бәйрәмнәре, халык белән очрашу... кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора. Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилеена багышланган кече авыл бәйрәме дә гөрләп узды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул...

Өздереп кошлар сайраган, гөл-чәчәкле ямьле җәй айларында районыбызда табигать кочагында Сабан туйлары, авыл, урам бәйрәмнәре, халык белән очрашу... кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора.

Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилеена багышланган кече авыл бәйрәме дә гөрләп узды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул гасырга якын тарихы булган тырыш Октябрь Бүләк авылы халкына изге теләкләре белән бергә бүләкләр дә тапшырды.

Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Артур Ногъманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, "Таллы Бүләк" хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин, авыл ветераннар советы җитәкчесе Даимә Сәлихова һәм башкалар кушылды. Бәйрәмдә авылның иң нәни сабые, иң өлкән кешесе, төрле эшләрдә актив катнашучылар, юбилярлар - берсе дә игътибардан читтә калмады.

Аларга олы рәхмәт сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Октябрь Бүләк авылының иң булган егете Илгиз белән иң чибәр кызы Алсуның кызыл туйларының нәкъ менә шушы олы бәйрәмгә туры килүен күр әле син. Үзләре дә ап-ак чәчәкләрне хәтерләткән яшь пар мәйдан әйләнеп, авылдашларының изге теләкләренә күмелде.

Бәйрәм кызганнан-кызды. Җыр-моң, бию, чүлмәк вату, авыш баганадан йөрү, кашыкка йомырка кабып, зур гәлүшләр киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тартышу... ярышлары бер-берсен алыштырды. Ир-егетләрнең иң батырлары, иң асыллары бил алышты. Баш батыр калган яшь егет Раил Баһмановны авылдашлары алкышларга күмде.

Һәр авылның үз йоласы, традицияләре бар. Ә менә Октябрь Бүләк авылында Сабан туе һәр елны тауга менү ярышлары белән тәмамлана. "Кем беренче менә?" Баштан бала-чагалар, аннан яшьләр, урта яшьтәгеләр, ә иң соңыннан өлкәннәр ярыша. Ә йөгерә-йөгерә, вакыты белән үрмәләп ургә менү бер дә җиңел түгел. Менә кайда беленә ул иң түзем, иң көчлеләр... Быел исә Сабан туе узган тау итәгенә ак ташлар белән поши сурәте һәм 90 яшь, дип тә язып куйганнар. Киләчәктә Октябрь Бүләк тагын да үсеп, зураеп, 100 һәм аннан соңгы матур юбилейларын да уздырырга насыйп булсын, дигән теләк белән яна авыл халкы.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилее гөрләп узды